Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Салагыш фермеры Марат Мөхәммәдиев районда иң беренче булып урып-җыю эшләрен төгәлләде

Әлеге хәлиткеч чорда кырларда өч “Нива“ комбайны эшләде

Салагыш фермеры Марат Мөхәммәдиев – һәрвакыт беренче. Язын чәчү эшләренә дә районда иң беренче булып керешә, уракка да беренчеләрдән булып төшә. “Иртә торганның эше уңа“ дигән әйтем бик тә туры килә аңа. Быел да урып-җыю эшләрен районда иң беренче булып төгәлләде ул. Без барган көннәрдә теземнәргә салынган бодай басуының соңгы гектарында эш бара иде.

– Әлеге хәлиткеч чорда кырларда өч “Нива“ комбайны эшләде. Тәҗрибәле җир уллары Фәнис Фәхриев, Марсель Минголов, Ирек Бикеев бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алу өчен зур тырышлык куйдылар. Ашлыкны ындыр табагына Илнур Кәлимуллин, Марат Хәбибуллин ташыдылар, – ди Марат.

Фермерның басулары быел да мул уңыш белән сөендергәннәр. Арпаның бер гектарыннан – 23, солыдан – 26, бодайдан 28 центнер уңыш алганнар.

– Районда иң югары уңыш Марат Мөхәммәдиев кырларыннан алынды. Мондый уңышка, әлбәттә, җир сулышын тоеп эшләгәннәр, бөртеклеләр үстерү буенча бай тәҗрибәсе булганнар гына ирешә ала, – ди Дилүс Гатауллин.

Бу яклап Маратның ышанычлы, сыналган ярдәмчеләре бар. Гомер көзен Салагышта уздыручы Татарстанның атказанган агрономы Фоат Хәбибуллин – берничә ел инде аның уң кулы.

– Ул биргән файдалы киңәшләрне һәрчак истә тотып эшләргә тырышабыз, – ди Марат.

Фермерның киләчәккә планнары да зурдан. Быел ул чәчүлек мәйданнарын тагын 900 гектарга арттыру теләге белән яна. Әлеге җирләрне эшкәртеп, киләсе язда бөртеклеләр чәчәргә әзерләнә.

– Җирне рәсмиләштерү эшләре төгәлләнү белән техника санын да арттырырга туры киләчәк, – ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев