Салагышта Нәүрүз бәйрәмен тел йотарлык ботка пешереп каршы алдылар
Барысы да күчтәнәчләр белән сыйланды
Нәүрүз бәйрәме - язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз шатлык, бәхет алып килә. Нәүрүз - яз бәйрәме.
Бу уңайдан Салагыш мәктәбендә "Хуш киләсең, Нәурүз!" дип исемләнгән бик күп чаралар узды.
Бәйрәм әдәби- музыкаль иртәдән башланды. Бу чарада "Дуслык" түгәрәгенә йөрүче һәм башка укучылар бәйрәм уңаеннан җырлар һәм биюләр башкардылар. Бәйрәмгә Нәрүзбикә һәм Кыш бабай да килгән иде. Алар үзара көч сынаштылар һәм ахырда кыш үзенең китәргә тиешлеген кабул итте. Балалар яз турындагы табышмакларга да тапкырларча җавап таптылар.
Уразай башлангыч сыйныф укучылары да, мәктәп хезмәткәрләре белән берлектә Нәүрүз бәйрәме оештырды. Индира апа укучыларга "Нәүрүз" бәйрәме турында анлатты, матур итеп бәйрәм турында сөйләде. Бәйрәм барышында "Ярманы таны" исемле уен уйнадылар. Кәүфия апа Тукаеваның кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Пешекче Әнсәрия апаның бәйрәмгә җыелган ярмалардан пешергән боткасы "телне" йотарлык тәмле булды.
Шулай ук башлангыч сыйныф укучылары "Нәүрүз" бәйрәме үткәрде. Балалар бакчасына да Нәүрүз әйтеп керделәр. Очрашу күңелле җыр, бию, шигырьләр белән үрелеп барды. Нәниләр Нәүрүз кызы кәрзиненә алып килгән ярмаларын салдылар. Күңелле бәйрәм өчен рәхмәт әйтеп калдылар.
Алга таба бәйрәм музейда дәвам итте. Хәлимә апалары бәйрәм тарихы белән таныштырды, Нәүрүз әйтүче укучыларга укуларында уңышлар теләп күчтәнәчләр өләште. Бәйрәмнән 11 нче сыйныф укучылары да читтә калмады. Эльвира, Эльза, Вәзилә апалары да күчтәнәчләр белән килгән иде.
Шат балаларның юлы ашханәдә тәмамланды. Аш - су осталарына да бәйрәм программасын тәкъдим иттеләр. Тәмле ашлар пешерүдә уңышлар теләп җыелган ярмаларын калдырып чыктылар. Тәнәфестә төрле ярмаларны кушып пешерелгән Нәүрүз боткасы белән барлык мәктәп укучысы сыйланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев