Алынган белемнәрне «Автополия» мавыктыргыч өстәл уены ярдәмендә ныгыттылар
5 август көнне Шаршады авылында балалар өчен мавыктыргыч һәм танып-белү чарасы - «Күңелле светофор» уены узды! Авыл клубы мөдире һәм китапханәче балалар өчен гадәти булмаган куркынычсызлык дәресе әзерләгәннәр Чара барышында юл хәрәкәте кагыйдәләре уен формасында өйрәнелде!
Балалар юлда үз-үзләрен тотуның төп кагыйдәләрен кабатлап кына калмадылар, күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр:
- Аларга светофорның барлыкка килү тарихы һәм аның әһәмияте турында сөйләделәр.
- Балалар светофорның төп сигналларының (“кызыл”, “сары”, “яшел”) мәгънәсен ачыкладылар.
- Әңгәмә барышында яшь катнашучылар урамны кичү кагыйдәләре, юл билгеләрен тану һәм юл янындагы җәяүлеләрнең үз-үзләрен тотышы турындагы сорауларга җавап бирделәр!
Алынган белемнәрне «Автополия» мавыктыргыч өстәл уены ярдәмендә ныгыттылар. Уен барышында һәркем үзен юл хәрәкәтендә катнашучы итеп хис итә алды!
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев