Сарсак-Омгада сөтчелек комплексы төзелә
Авыл тормышы

Сарсак-Омгада сөтчелек комплексы төзелә

Ул 700 баш сыерга исәпләнгән

Бүген район башлыгы Ленар Нургаянов Сарсак-Омгада Илнур Сәетов фермерлык хуҗалыгында булып биредә сөтчелек комплексының төзелеше белән танышты.

1 июньгә 350 баш сыерга әзерләнгән һәм сыерлар савыла торган тораклар төзелеп бетәргә тиеш. Аннан төзү эшләренең икенче этабы башлана. Төзелеш материаллары кайта башлаган.

Хуҗалыкка январь аенда 300 баш токымлы таналар кайтартылган иде. Алар бозаулый башлаганнар.

Тәүлеккә 30 литрга кадәр сөт бирәләр.

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев