Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Шаршады бер миллион ярым сумлык грант откан

Балалар күплеге – күңелле күренеш

Шаршадыда узган халык җыенында авыл җирлеге башлыгы Сергей Залетов үзара салым акчасына башкарылган эшләргә тукталды. 

Әйтик, Шаршадыда Зәйнетдинов урамының бер өлешенә вак таш түшәгәннәр. Быел үзара салым акчасына Сәхрә авылындагы су скважинасын чистартуга түләү һәм су насосы алу планлаштырылган. 2021 елда җирлек, республика бәйгесендә катнашып, бер миллион ярым сумлык грант откан булган.  Әлеге акчага Шаршадының ике урамында да су торбалары алыштыру эшен башлап җибәрүләре турында да сөйләде.

Халык районнан килгән җитәкчеләргә сорауларын да җиткерде. Алар пай җирләренең  чикләрен билгеләү, агач материаллары ташучы машиналарның авыл урамнары аша йөрүләре, Сәхрә авылының югары урамында суның чиста булмавына һәм даими акмавына кагылышлы булды. Җитәкчеләр әлеге сораулар игътибарсыз калмаячак дип белдерделәр. Ә пай җирләренең чикләрен билгеләү тәртибен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин аңлатты.

Район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев үзенең чыгышында Шаршадыда 17 яшькәчә балаларның саны – 80, ә башлангыч мәктәп-балалар бакчасына 29 бала йөрүен бик күңелле күренеш дип бәяләде.

 Җыеннан соң җитәкчеләр авыл тарихына багышланган “Хәтер сандыгы“ музеенда да булдылар. “Бай тарихлы авылның музее да бай...“ – дип музейга әнә шундый бәя бирделәр.

Җыен алдыннан шаршадылыларның Пенсия фонды идарәсенең Әгерҗе районындагы Клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия Бакасовага сораулары күп булды. Алар, нигездә, “авыл“ стажына багышланган иде. Зөлфия Бакасова авыл җирендәге һәр эшнең дә ташламалы стажга кермәвен, ә бары тик авыл хуҗалыгы оешмаларында хезмәт куйган һөнәр ияләренең генә пенсияләре артуы турында тәфсилләп аңлатты.

РФ хөкүмәтенең 2019 елның 25 июнендәге карары нигезендә моңа кадәр “авыл“ стажына кертелгән авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, колхозларда, совхозларда, фермер хуҗалыкларында хезмәт куйган 500дән артык һөнәр ияләре, вазифа башкаручылар, белгечләр исемлегенә диспетчерлар, лаборантлар, табиб-зоотологлар, ветеринар даруханәләр мөдирләре, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүче шәхси эшмәкәрләр дә кертелгәнлеге турында да әйтте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев