Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Шәхси хуҗалыклар игътибарына: сөт составында антибиотиклар табылган

Сөт җыючылар борчыла

Күптән түгел генә районыбыздагы сөт җыючылар редакциягә шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт составында антибиотиклар табылуы хакында борчылып хәбәр иттеләр. 

–    Бер йә берничә кешенең намуссызлыгы аркасында сөт тапшыручыларның барысы да зыян күрә. Чөнки мондый сөтне кабул итү пунктларында йә бөтенләй алмыйлар, йә бик арзан бәя түлиләр, – диләр алар. 

Бу хакта безнең дә газетада беренче язуыбыз гына түгел инде. Шулай да  шалтыратуга битараф кала алмадык һәм әлеге хәлгә аңлатма бирүен үтенеп, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе уранбасары Ольга АКУЛОВАга мөрәҗәгать иттек.

–    Җәй көне сыерлар мастит белән еш авырып китүчән. Аларны дәвалау өчен күпләр ветеринария табибы белән киңәшләшеп тормыйча гына үз белдекләре белән укол салалар. Югыйсә, терлекчелек өлкәсендә 70 төрдән артык антибиотик кулланылуы мәгълүм. Аларның организмнан ни дәрәҗәдә тиз чыгып бетүе дә билгеле түгел. Шуңа күрә бу очракта әлеге эшне ветеринарлар белән киңәшләшеп эшләргә кирәк. Кайчак укол түгел, ә дару файдаланыла һәм ул турыдан-туры имчәк эченә кертелә. Бу очракта да аның организмнан чыгып бетү вакытын тәгаен генә әйтеп булмый, инструкциясе белән танышырга кирәк. Ничек кенә булмасын, антибиотик куелып беткәннән соң сөтне кимендә бер атна кулланырга ярамый.  

Сөтне тапшыра алмаса, кешенең аны үз ихтыяҗларында файдалануы да бар. Монысы да тыела. Сөтне кайнату, стерильләштерү дә андагы антибиоткларны юкка чыгармый, – ди Ольга Вениаминовна.

Белгеч сүзен дәвам итеп, шунысын әйтү урынлы булыр: әйдә, белмәсләр әле дигән уй бу очракта һич тә урынлы түгел. Бер кешенең нәфесен тыя алмавы күпме кешегә зыян сала бит. Ә шәхси хуҗалыктан сөт тапшырып акча эшләү – авылда яшәүче күпләрнең гаилә бюджетына керем кертүче бердәнбер чыганак ул.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев