Районда сөт җыю буенча июль, август айлары өчен 3 млн сумнан артык бурыч җыелган
Сорау – җавап
Узган атнада Кадрәк авылында яшәүчеләр, “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы редакциясенә шалтыратып, “шәхси хуҗалыклардан сөт җыйган өчен июль, август айларына акча түләмәделәр әле. Сәбәбе нидә икән? Шул турыда аңлатып язсагыз иде“ дигән үтенечләрен җиткерделәр.
Әлеге сорауга район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс ГАТУЛЛИН җавап бирә:
– 18 авылда, шул исәптән Кадрәктә дә шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән эшмәкәр Ринас Гобәйдуллин шөгыльләнә. Ул халыктан җыйган сөтне Әгерҗедәге “Элис“ ширкәтенә тапшыра. Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә предприятиедә матди кыенлыклар булу сәбәпле, сөт өчен исәп-хисап ясау тоткарланды. Нәтиҗәдә, июль, август айлары өчен 3 млн сумнан артык бурыч җыелды.
Соңгы көннәрдә июль ае өчен сөт акчалары түләнә башлады. 600 мең сум бурыч капланды инде. Бу атнада Пеләмеш, Бима, Күләгәш, Байтуган, Кадрәк авылларыннан сөт тапшыручылар да әлеге ай өчен акча алачак.
Тиздән август өчен дә исәп-хисап ясалыр дип көтелә. Эшмәкәр сентябрьдә җәйнең соңгы ае өчен түләүне тулысынча башкарачагын әйтте.
Сүз уңаеннан: Ринас Гобәйдуллин халыктан җыелган сөтнең бер литрына 19 сум белән түли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев