Тәбәрледә мобилизацияләнгән ир-атларга йон оекбашлар бәйлиләр (ФОТО)
Бүген бөтен ил мөһим миссияне үтәү өчен күтәрелде
Әгерҗе районында мобилизацияләнгән якташларыбыз өчен ярдәм җыю дәвам итә. Тәбәрле авыл җирлегендә яшәүчеләр дә бу эштә теләп катнашалар.
Хатын-кызлар махсус хәрби операция зонасына барырга әзерләнүче ир-атларга җылы оекбашлар һәм бияләйләр бәйли. Шулай итеп, ана мәхәббәте белән уртаклашабыз, дип билгеләп үтә авыл халкы.
Бүген бөтен ил мөһим миссияне үтәү өчен күтәрелгән вакытта беркем дә читтә кала алмый. Шуңа күрә тәбәрлеләр дә әниләр-әбиләрнең яраткан хоббиларын уртак файдага юнәлтү идеясен хуплаган.
- Һәрберебезнең әтисе, абыйсы, ире бар. Безнең өчен чит кешеләр юк, барысына да булышырга кирәк, - ди хатын-кызлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев