Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Тирсә авыл җирлеге тулы канлы тормыш белән яши

Бүген әлеге җирлек территориясендә “Нәүрүз”, “Агрохимсервис-Әгерҗе”, “Наҗар”, “Шуныт”, “СМП-184” идарәче компаниясе” ширкәтләре эшли

Тирсә – райондагы иң зур җирлек. Аңа караган Тирсә, Мордывый, Наҗар, Тоба, Чишмә авылларында 1896 кеше яши. Башкарылган эшләр белән беррәттән чишәсе проблемалар да бар.  

–    Бүген Тирсә авыл җирлеге тулы канлы тормыш белән яши. Биредә халыкка кирәкле барлык социаль объектлар эшли, хезмәт урыннары да күп. Халык үзе дә тырыш, – дигән сүзләр белән башлады җыенны район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ленар Нургаянов.

–    Районда ярминкәләр уздырганда да тирсәлеләр актив катнаша. Бу да халыкның тырышлыгы турында сөйли, – дип билгеләп үтте үз чыгышында район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин да.    

Бүген әлеге җирлек территориясендә “Нәүрүз”, “Агрохимсервис-Әгерҗе”, “Наҗар”, “Шуныт”, “СМП-184” идарәче компаниясе” ширкәтләре эшли. Сөрүлек мәйданнарының ике мең гектарга якыны “Нәүрүз” ширкәте карамагында булса, тагын шуның кадәре үк – “Наҗар” хуҗалыгында. Җирлектә Тирсә газ участогы, янгын сүндерү бүлеге, мәктәп, балалар бакчасы, Мәдәният йорты, китапханә, амбулатория, ветеринария пункты, почта бүлекчәсе, Саклык банкы филиалы урын алган.

Дүрт мәчет бар. Шәхси эшмәкәрләр һәм фермерлык хуҗалыклары да үз эшчәнлекләрен алып баралар. Ваклап сәүдә итү белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр саны да – дистәгә якын. 25 кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән.

Тирсә мәктәбе дә – районда иң зурысы. Быелгы уку елында биредә 219 укучы белем ала. Аның Яңавылда, Биектауда структур подразделениеләре урнашкан.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев