Тирсә авыл китапханәсендә «Без Тукай оныклары» дип исемләнгән әдәби –музыкаль кичә узды
Китапханәче шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде
26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан Тирсә авыл китапханәсендә “Миләүшә” балалар бакчасы белән берлектә «Без Тукай оныклары» дип исемләнгән әдәби –музыкаль кичә узды.
Китапханәче шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Балалар Тукай шигырьләрен сәхнәләштерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, әкиятләрдән пазллар җыйдылар,төрле уеннарда катнаштылар.
Г.Тукай әсәрләренә эшләнгән мультфильмнар карадылар Әлеге чарага «Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә»дигән китап күргәзмәсе оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев