Тирсәдә күп мал асрарга теләге булган халыкка өстенлекле программалар турында аңлаттылар
Районда мондый җыелышлар Исәнбай, Пеләмеш, Салагыш авыл җирлекләрендә узды инде.
Бүген район башлыгы Валерий Макаров, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин һәм идарә белгечләре Тәбәрле, Сарсак-Омга, Тирсә, Кодаш, Иж-Бубый авылларында күп мал асраучылар өчен Хөкүмәт программалары, аларның отышлылыгы турында аңлаттылар.
Соңгы берничә елда Татарстанда терлекчелек, кошчылык, кортчылык, үсемлекчелек белән шөгыльләнергә, мини-фермалар төзергә ярдәм итүче бик күп программалар эшли. Мәсәлән, буаз тана яки яшь сыер сатып аласың икән, Хөкүмәт 30 мең сумга кадәр субсидия бирә, сыерлар өчен мини-ферма төзисең икән, кире кайтарылмый торган 400 мең сумга кадәр ярдәм алырга мөмкин. Хәтта билгеле күләмдә бәбкә-чебиләр сатып алган очракта да субсидиядән файдаланырга була. Әмма күпләр абзар тутырып мал асрасалар да, күпме чыгым тотып абзарлар төзесәләр дә, әлеге программаларда катнашудан куркалар. Сәбәбе бер: документ җыю мәшәкатьле, диләр.
Шуны исәпкә алып Валерий Макаров тәкъдиме белән районда эшче төркемнәр оештырылды. Әлеге төркемнәргә җитәкчеләр һәм ярдәмчеләр билгеләнде. Алар, үзләренә билгеләнгән зоналарда халык белән очрашулар уздырып, әлеге программалар, аларның әһәмияте һәм файдасы турында халыкка аңлату эшләре алып барачаклар һәм теләге булган һәркемгә аларда катнашу өчен ярдәм кулы сузачаклар.
Программалар: мини-ферма төзү, буаз тана яки бер тапкыр бозаулаган сыер сатып алган очракта субсидия, күркә, каз, үрдәк бәбкәләре, бройлер чебиләре алу, сыер-кәҗәләр асраучылар һәм ветеринария хезмәтләре өчен субсидия һәм “Агростартап“ программасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев