Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Тирсәдә үзара салым акчасына юллар төзекләндерелә, зират коймасы яңартыла

Бу көннәрдә Тирсә авыл җирлегендә 2018 елга халыктан җыелган үзара салым акчасына юллар төзекләндерелә, зират коймалары яңартыла.

Бу турыда Тирсә авыл җирлеге башлыгы Рафил ЗАКИРОВтан сораштык:

  • Бу көннәрдә җирлегебездә Адил Латыйпов җитәкчелегендәге “Агрохимсервис“ ширкәте ярдәме белән зур эшләр алып барабыз. Тирсәдәге Яшьләр, 1нче Май урамнары, Восточная урамы һәм тыкрыгындагы бер чакрымга якын юлларга вак таш түшәдек.

Дүшәмбе көн Тирсә зиратында авылдашларның олы ярдәме белән койма тоту эшен башладык. Ир-атлар искеләрен сүтеп, яңаларын куярга әзерлек эше алып барсалар, хатын-кызлар баганаларны буйыйлар. Бер төркем авылдашлар зират эчен һәм тышкы ягын тәртипкә китерәләр. Бу күләмле эшләргә якынча 800 мең сум акча тотылды. Якын киләчәктә Наҗар һәм Мордывый зиратларында да үзара салым акчасына байтак кына  эшләр башкарылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев