Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Тәслимә Гайнуллина һәр көнгә шатланып, матур итеп яши белә

Ул һаман да пионер әле

Без,элекке укытучылар, үткәннәрне искә алып,үзара хатирәләр белән уртаклашканда, "Ярый әле,вакытында туганбыз,"--дип,шокер әйтеп куярга яратабыз. Бала чагыбыз тулы, ишле гаиләләрдә,яшьлегебез -авылларның, клубларның гөрләп торган чагында,ил тарихында матур чорда үтте.

Ә инде хезмәт елларыбызда совет мәктәпләрендә бар көчебезне биреп, үз туган телебездә укыттык, балалар өчен дә,ата -аналар өчен дә хөрмәтле идек, хәзерге көнебез дә тыныч",-дип, шөкерана кылабыз.

"Без" дигәнем-кайчандыр районыбызда алдынгылардан булган элекке Тәбәрле урта мәктәбе укытучылары.

Мәктәбебез ябылса да,буш торса да,без әле һаман да бер коллектив.Еш аралашып, хәбәрләшеп, бәйрәмнәрдә очрашып яшибез. Оештыручыбыз - ветераннар оешмасы җитәкчесе Гайнуллина Тәслимә Нургалиевна. Арабызда иң актив,һаман да пионер рухлы, комсомол рухлы булып кала алган Тәслимә Нургалиевна 5нче мартта олы юбилеен билгеләп утәргә җыена.

Тәслимә Нургалиевна – югары категорияле укытучы,ТР Мәгариф отличнигы.Бөтен гомерен балаларга биология,химия,география фәннәреннән белем бирүгә багышлады. Шаршады,Әгерҗе мәктәпләрендә укыткан укучылары да әле дә хәтерлиләр,хәбәрләшәләр. Ә инде сиксәненче еллардан Тәбәрле мәктәбендә интернатта тәрбияче,пионер,комсомоллар әйдаманы, сыйныфтан тыш эшләрне оештыручы булды.

Дәресләрен мавыктыргыч, кызыклы, тормыш белән бәйләп алып бара белүен күреп,укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп куйдылар.Нинди вазифа башкарса да,үзенә һәм башкаларга карата таләпчән,инициативалы,яңалыкларны бик тиз күреп алып, коллектив эшенә,кулланышка кертеп җибәрүче лидер булды.Бер сүз белән әйткәндә, ПИОНЕР инде.

Алтыдагы алтмышка,ди халык мәкале. Хәзер дә пионер әле ул.Элек укучыларны туган ягыбызның төрле почмакларына сәяхәткә йөртсә,җәйләрен хәзер туганнары белән үзе сәяхәт итә. Зәвык белән бизәлгән бакчасы яз саен гол-чәчәкләргә күмелә. Ә инде кышын-ул чаңгыда!Үзе генә түгел,дуслары белән, билгеле.

Быел кыш бигрәк тә карлы, озын, матур килде.Анын һар көненә шатланып, кышкы табигатькә сокланып,көч алып,матур яши белә Тәслимә Нургалиевна. Туган авылында яшәуче бертуган апалары гаиләләре белән ,эшләгән коллективы белән аралашып, укыткан укучыларының хатларын, рәхмәтләрен ,үнышлары турында хәбәрләрен көн дә укып яшәве белән бик бәхетле Тәслимә Нургалиевна.

Тәслимә Нургалиевнаны олы юбилее белән тәбрик итәбез.Сәламәтлек,бәхетле киләчәк, һаман да пионер булып калуын телибез.

Гомәрова Фәнзилә Фаритовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев