Валерий Масленников үз эшен 200 процентка башкара
Шәһәрдән авылга йөреп эшли
Шәһәр егете Валерий МАСЛЕННИКОВ – “Нәүрүз“ ширкәте мегафермасында иң яхшы терлекчеләрнең берсе.
Әгерҗедәге 105нче училищеда тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерегәннән соң, берара “Водоканал“ ширкәтендә, аннан пекарняда эшли егет. Үзен терлекчелектә сынап карарга тәкъдим иткәч тә, югалып калмый.
Сер түгел, хәзерге заманда кайсы гына шәһәр кешесе авылга барып, маллар арасында канашыр иде икән?
– Бу минем өчен бөтенләй үк ят тармак түгел. Каникулларда авылга кайта идем. Әбием эре маллар да асрады, – ди Валера.
Мегафермада ул дүртенче елын эшли. Башта сыер абзарында хезмәт куйган. Күптән түгел аңа тагын да җаваплырак вазифа йөкләгәннәр. Аның карамагында – өч айлык бозаулар.
– Минемчә, бу малкайларның иң җаваплы чоры. Чөнки шушы вакытта алар сөттән аерылалар. Без аларның һәрберсен күз уңында тотарга тиеш. Әлеге участокта эшне төгәл итеп хезмәтен чын күңелдән яратучы кешеләр генә алып бара ала. Ә Валерий нәкъ шундый. Үз вазифасыннан тыш, ул башкаларга ярдәм итәргә дә тырыша. Мин аның эшеннән бик канәгать, – ди мегарферма идарәчесе Константин Дедюхин.
– Чынлап та, яшь бозаулар белән эшләү икеләтә авыр. Физик көч күп сарыф ителә. Әмма сыкранмыйбыз. Җитәкчелек тарафыннан кайгыртучанлык тойгач, хезмәт хакын вакытында алгач, эшкә сөенеп киләбез, – ди Валерий.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев