Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Хатын-кызлар – янгын сүндерүчеләр, ир-атлар – официантлар

Тирсә Мәдәният йорты хезмәткәрләре Марат–Гөлия Галиуллиннар, икенче ел рәттән 23 февраль һәм 8 Март бәйрәмнәрендә төрле авыллардан командалар чакырып, бик кызыклы һәм мавыктыргыч бәйгеләр оештыралар

Тирсә Мәдәният йорты хезмәткәрләре Марат–Гөлия Галиуллиннар, икенче ел рәттән 23 февраль һәм 8 Март бәйрәмнәрендә төрле авыллардан командалар чакырып, бик кызыклы һәм мавыктыргыч бәйгеләр оештыралар. 

Быел әлеге ике бәйрәм дә авыл спорт комплексында узды. Тамашачылар да күп җыелды.

23 февральдә узган бәйгедә гүзәл затлар ярыштылар. Тирсә мәктәбе, Кичкетаң, Сарсак-Омга, Тәбәрле авылларыннан килгән хатын-кызлар ирләр роленә керделәр. Алар өчен нинди генә биремнәр әзерләнмәгән иде! Янгын сүндерүчеләр булып киенеп стакан белән су да ташыдылар, мылтыктан да аттылар, хоккейчы костюмында кәшәкә белән туп та йөрттеләр, башларына – бүрек, аякларына күнитек киеп каршылыклы полосаны да үттеләр. Җанатарлар һәр команда өчен көч бирделәр. Ярышлар арасында командалар һәм авыл үзешчәннәренең җыр-биюләр башкаруы ямь өстенә ямь булды. Бәйгедә Тәбәрле – беренче, Кичкетаң һәм мәктәп командалары – икенче, Сарсак-Омга өченче урын алдылар. 

Ә 8 Мартта хатын-кызлар тамашачылар булдылар. Бу юлы Тирсә, Тәбәрле, Сарсак-Омга, Кичкетаң ир-егетләренә сынау арты сынау узарга туры килде. Алар, хуҗабикәләр роленә кереп, “супер хуҗа“ исемен алу өчен тырыштылар. Бәйге барышында аш пешерү өчен бәрәңге әрчергә, суган  чистартырга, хәтта токмач та басарга туры килде. Беркем дә сынатырга теләмәде. Кыз баланың чәчләрен үрү ир-ат өчен авыр эш булса да, аны да җиңел генә башкарып чыктылар. Ә хатын-кыз киемнәре киеп кибеткә “бару“, официант роленә керү ир-егетләрнең үзләренә дә бик ошагандыр, чөнки бик килештереп уйнадылар. 

Тирсәдән Ислам Җиһаншин, Тәбәрледән Ильяс Муллахмәтов, Мөнәвир Хаҗиев, Илдус Абдрахимов пенсия яшендәге ир-атлар булсалар да, сынатмадылар. Һәр биремне төгәл үтәү өчен тырыштылар. 

Алып баручы Рамил Гыйнатуллинга да афәрин! Теле телгә йокмады аның,  катнашучыларның һәрберсенә бәяләмә дә биреп барды, биремнәрне дә бик матур итеп игълан итте.  

Җанатарлар да бик актив булдылар, көчле алкышларын кызганмадылар. 

Нәтиҗәдә, Тирсә командасы – беренче, Тәбәрле, Кичкетаң – икенче, Сарсак-Омга өченче урыннарга ия булдылар. Командаларга Тирсә авыл җирлеге Советы исеменнән бүләкләр тапшырылды. 

Әлеге мавыктыргыч бәйгеләрдә рәхәтләнеп ял иттек, күңел ачтык. Хәзер теләгебез бер генә: спорт комплекста ремонт уздырылсын да, аның ишекләре һәрвакыт ачык булсын иде. 

Ләйсирә НӘФЫЙКОВА.
Тирсә авылы.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев