Яңа-Аккуҗада Корбан гаетен зурлап бәйрәм иттеләр
Мәчеттә намаз укыдылар
Борынгылардан калган гореф-гадәтләрне Яңа-Аккуҗа авылында бик тырышып саклыйлар. Быел да авылның асыл ир-егетләре корбан чалып, урамнарда тәкъбир әйтеп, мәчеттә намазлар укып, сәдака биреп, догалар кылдылар.
Хатын-кызлар мичтә коймак пешереп, күрше-күләннәр белән чәйләр эчеп, бу изге бәйрәмне зурлап үткәрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев