Яңа Аккуҗада "Уңыш бәйрәме" гөрләде (ФОТО)
Күргәзмә дә оештырганнар
11 сентябрь көнне сәгать 10.00да Әгерҗе районы Яңа Аккуҗа авылында зурлап "Уңыш бәйрәме" уздырдылар. Чара авылның данлыклы алмагач бакчасында үтте.
Бәйрәм барышында җыр-биюләр, искиткеч тәмле кабак боткасы һәм самавырда кайнаган хуш исле чәй булачак.
"Табигать кочагында учакта кабак боткалары пешереп, самоварларда чәйләр кайнатып, оста хуҗабикәләрнең алып килгән көзге байлыкларыннан пешерелгән кабак, алма, балан бәлешләре белән чәйләр эчеп, төрле җиләк-җимешләр турындагы җырлар җырлап, табышмаклар әйтешеп, бик күңелле узды" - ди оештыручылар.
Әле "Уңыш бәйрәме"ннән соң хуҗабикәләрнең бакчаларына да юл тотканнар. Алар үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимешләрдән күргәзмә оештырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев