Теләгән һәркем катнаша ала
11 сентябрь көнне сәгать 10.00да Әгерҗе районы Яңа Аккуҗа авылында зурлап "Уңыш бәйрәме" уздырырга ниятләп торалар. Чара авылның данлыклы алмагач бакчасында үтәчәк.
Бәйрәм барышында җыр-биюләр, искиткеч тәмле кабак боткасы һәм самавырда кайнаган хуш исле чәй булачак.
"Килегез, кабак боткасы бик тәмле була, ә алма бакчасындагы матурлык - ис китмәле!" - ди оештыручылар.
0+
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев