Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Яңа кагыйдәләр кертелде: авыл ипотекасын ничек алырга?

Аны әлегә ике банк бирә

Яңалыклар кертелсә дә, кызыксынучыларның саны кимеми. Узган ел республикада авыл ипотекасы дәүләт программасы старт алды һәм уңышлы гына эшләп тә китте. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов хәбәр иткәнчә, үткән елны 3,6 млрд сумга 1,6 мең кешегә ташламалы ипотека бирелгән.

Быелның өч аенда гына да 466 гаилә кредит алырга өлгергән. Авыл ипотекасы ярдәмендә фатир һәм йорт, җир биләмәсен иң күбе Лаеш, Питрәч, Биектау һәм Яшел Үзән кебек Казанга якын булган районнарда алулары билгеле.

Ипотеканы 25 елга кадәр алырга була, аны әлегә Россельхозбанк һәм Сбербанк бирә.

Ипотеканы 21дән 65 яшькәчә булган һәм соңгы эш урынында өч ай эшләгән кеше ала. Сайлап алынган торак даими рәвештә яшәү өчен яраклы һәм инженерлык системалары белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Гаиләдәге бер кешегә кимендә 18 квадрат метр туры килүе шарт.  
Гариза белән бергә паспорт яки аны алыштыра ала торган башка документ, 27 яшькә кадәрге ир-атларга хәрби билет, гаилә хәле һәм балалары турындагы документ, ИНН, СНИЛС, эше һәм финанс хәлен раслаган документ, кредит алына торган күчемсез милек документлары тапшырыла.

Гаризаны биш эш көне эчендә карыйлар.
Беренчел взнос өчен яки кредит түләгәндә ана капиталын да кулланырга ярый.
Кредитның уртача алганда чегы – 2,2 млн сум.

Россельхозбанкның Татарстандагы филиалы матбугат сәркатибе Светлана Фәттахова хәбәр иткәнчә, сатып алуларның иң күбе торак йортка туры килә (гаризаларның 45 проценты), сатып алу килешүе буенча фатирлар – 39 процент, өлешләп түләү шарты белән – 15 процент.
– Фатир һәм йортларны халкы биш меңгә кадәр булган кечкенә торак пунктлардан алуны өстен күрә. Бу сегментка кредит алырга рөхсәт бирелгән гаризаларның 37 проценты туры килә. 5-10 мең халкы булган район үзәкләрендә – 33 процент. 10-20 мең кеше яшәгән торак пунктларда – 20 процент. 20-30 мең кешесе булган җирлекләрдә – 11 процент, – дип сөйләде Светлана Фәттахова.        

Быелдан авыл ипотекасы программасына яңа кагыйдәләр кертелде:
заемщик сатып алган яки төзегән йортына милек хокукы теркәлгән көннән алып алты ай эчендә мәҗбүри теркәлә;
кредит алган көннән ике ел эчендә торак йортны төзеп бетерү турындагы таләпләр бозылган очракта, банк ипотека буенча ставканы яңадан карарга мөмкин;
фатир биш каттан артмаган йорттан алынырга тиеш. Быелдан торак төзү өчен ипотека кредитыннан файдаланганда, җир кишәрлеге заемчыга милек хокукында гына түгел, ә арендага да бирелергә мөмкин. Ул җир дәүләт яки муниципалитет җирендә булырга тиеш;
таунхауслар исемлектән алынган;

Элек ипотека рәсмиләштергәндә эш стажы соңгы эш урынында алты ай диелгән булса, быелдан өч айдан ким булмаска тиеш.
– Яңа таләпләр кертелсә дә, бу программа белән кызыксынучыларның саны кимеми, – дип белдерде Марсель Мәхмүтов матбугат очрашуында.

Фото: http://nashcheremshan.ru/

Тулырак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев