Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Хикәя: Айлы төндә

    Мәликә карчык колагында бертуктаусыз көндез телевизордан ишетеп калган җыр яңгырап  тора:

    Әй аем, аем, аем,         

    Синең дә юк бит парың.

    Зәңгәр күктә йөзәсең,

    Ялгыз ничек түзәсең?

    Ирексездән күккә күз салды карчык. Күктә ае да юк икән бит аның бүген. Баганадан төшкән электр уты гына тәрәзәдән сузылып яктырта икән ич өй эчен. Ярый әле, кара төнне яктыртып шушы уты яна. Дөрес, анысын да төн уртасы үткәч сүндерәләр. Әй, моңсу да инде төннең менә шушы мизгелләрендә. Бүгенге кебек ае да булмаса...

    Мәликә карчыкка мондый караңгы төннәр белән бик еш ялгыз калырга туры килә башлады хәзер. Әллә картаю галәмәте инде, әллә башындагы уйлар алып китә йокысын. Бар иде бит аның да бер кайгысыз чаклары: өй тулы балалар, янында – яраткан ире. Шаулап-гөрләп бара иде тормышы: гөл-чәчәккә күмелеп утырган йорты, абзар тулы мал-туары. Зөфәре шул мал-туар янында мәш килсә, үзе – йорт-бакча арасында. Балалар да янда: кечкенәдән үк кул арасына кереп, хезмәт тәмен белеп үстеләр. Әти кеше кышын, яз-көзен тракторда эшләсә, җәен комбайнга утырды. Ә ул үзе, балалар үстергәндә алар янында булырмын дип, балалар бакчасына тәрбияче ярдәмчесе булып урнашкан иде. Балалар бакчадан гына түгел, туган оядан да күптән очып чыгып китте инде, ә ул һаман да шунда эшли әле. Пенсиягә чыккач та биш ел сабыйлар арасында кайнашты әле ул: күңелдәге бушлыкны әз генә булса да тутыра алмаммы дип юанды ул алар янында...

    Әйе, кисәк кенә бушап калды шул аның гөрләп торган тормышы. Әллә күзләр тиде инде. Башта балалары берәм-берәм шәһәр ягына юл алдылар, башлы-күзле булып оя кордылар. Зөфәре белән икесе генә калып, бер-берсе өчен яши генә башлаганнар иде бугай. Күзләр генә тигәндер лә...

    Карчыкның уйлары шушы мизгелдә туктап кала. Алга таба ниләр булганын искә төшерәсе килми аның. Гел шулай, һәр төндә шулай... Ярдәм эзләгәндәй тәрәзәгә күз сала Мәликә. Тәрәзә аша сердәше Айны эзли. Юк шул, анысы да кайдадыр адашып йөри. Мәликә кебек берәр моң-зарлысын юату өчен аның тәрәзәсенә иелгәнме?..

    Күптер шул аның кебекләр. Ә Ай бер генә. Карчык, йокыга китәргә теләп, белгән догаларын кат-кат укыды. Күзләрен йомуга өзелеп калган кино кебек тагын узган гомере – күңелен телгәләгән теге кара көн, юк ла, кара төн килде. Бүгенге кебек караңгы айсыз төн иде бугай. Ул вакытта караңгы төннең нәрсә икәнен белми иде әле Мәликә. Менә шул төндә сизде... тойды... күрде ул төннең ямьсезлеген, ялгыз тормышның каралыгын.

    Гадәттәгечә, өй балкытып, тәмле ашлар җиткереп, табынын әзерләп Зөфәрен эштән көтте ул. Якындагы басудан ишетелгән трактор гөрелтесен тыңлый-тыңлый көтте ул аны. Гөрелте тынды, вакыт узды, әмма капка келәсе шылтырамады. Бары каршыдагы йортның капкасы ачылып ябылганы, эт өргәне ишетелде һәм ишек алдында балкып ут кабынуы гына күзгә чалынды. Мәликә иренең сырмасын, элгечтән алып иңнәренә салды да, капка төбенә чыкты. Урам кап-караңгы, урам тып-тын, авыл йокыда. Бары каршы йорт тәрәзәсендә генә ут яна һәм ниндидер шәүләләр биешә. Хәер, бу йортта таңга кадәр ут балкуы гаҗәп түгел, гадәти хәл: ялгыз хатын яши анда. Майламаган капка да төнгә әллә ничә кат ачылып ябылса да ияләнгән инде аңа Мәликә: һәркемнең үз тормышы. Үзенә ошый икән – яши бирсен. Тик шунысы гына эчне пошыра: кеше ирләрен аздырмасын иде...

    Әй, аның Зөфәре аңа карыймы соң?! Мәликәсе өчен үлеп тора бит ул! Тик нигәдер нәкъ шул мизгелдә нидер тырнап үтте Мәликә күңелен. Күрше тәрәзәгә, анда биешкән шәүләләргә карап торды ул... Озак көтте хатын капка төбендә ирен. Әллә туңудан, әллә борчылудан калтыранган хатынны иңнәрендәге иренең сырмасы да җылытмады. Ни, нәрсә уйларга да белмичә өйгә керде ул. Кая барып, кемгә егылсын мондый караңгы төндә ялгыз хатын?! Аннан вакыты да бик соң бит инде... Бәлки, тракторы ватылгандыр да, иртәгә эшкә әзер булсын дип шуны карый торгандыр. Бу арада тимер аты да бик еш ватыла башлады шул әле. Ий, искергәндер дә инде...

    Шулай үз-үзен юатып, утын да сүндермичә, тәрәзә каршысына килеп утырды Мәликә. Каршы йорт тәрәзәсендәге ут та сүнгән, капка тавышы гына ишетелмәде. Төнне ничек уздырырга белмәде хатын. Таңы да елап-сыктап атты: сибеп яуган яңгыр тамчылары, хатынның күз яшьләренә кушылып, тәрәзә пыяласы буйлап акты. Таң беленә башлауга абзарга чыкты, ашык-пошык кына малларына ашау салды, аннан-моннан гына сыерларын сауды да, ашыгып капка төбенә чыкты. Әй, ашыкмаган гына булсачы!.. Хәер, язмыштан качып буламы соң! Нәкъ шул мизгелдә күрше капка да шыгырдап ачылды һәм аннан... Зөфәре килеп чыкты. Ике капка да ябылмыйча калды, икесе дә баскан урыннарыннан кузгала алмыйча тордылар. Зөфәр, күрәсең, бу очрашуга, бу сөйләшүгә әзерләнгән булгандыр: аңына килеп капка баганасына хәлсезләнеп сөялгән Мәликә каршысына басып тиз-тиз тезеп китте:

    •  Ни, Мәликә, мин синнән китәм... Без Дания белән бер-беребезне яратабыз... Аңа  күченәм... Әйберләремне генә алып чыгыйм да...

          Мәликә, капка баганасына беркетеп куйгандай, бик озак басып торды. Үзәккә үтеп яуган яңгырны да сизмәде ул. Хәзер дә аңлый алмый: ничек кенә йөрәге ярылмады икән аның ул чакта. Ире, төенчеккә төйнәп, әйберләрен алып чыгып китте. Яшь хатын, гөрли-гөрли капкасын ачып, яшь ирен ихатага кертте. Ә ул урыныннан кузгала алмады. Көтү куучы ирләр килеп эндәшкәч кенә айныгандай ашыгып малларын көтүгә куды да, кичтән үк ире белән икесе өчен җәелеп куелган урынга кереп капланды. Елый-елый шешенеп бетте Мәликә. Урамда дулый-дулый яңгыр котырды, ап-ак урын-җир өстендә ялгыз хатын күз яшьләрен түкте. Шул иртәдә бөтен яше агып бетте бугай аның: бик-бик авыр чакларда да башка елый алмады Мәликә: күзләреннән яше чыкмады. Ә бит күп булды ялгыз хатынның андый чаклары, ай, авыр булды ялгыз тормышка ияләшүләре...

    Атна-ун көн эчендә күрше йортның тәрәзәләрендә дә ут сүнде: авылдашларының усал карашларына түзә алмыйча, яшь хатынын алып авылдан ук күчеп китте Зөфәре.

    Вакыт дәва, диләр, әмма бик озак төзәлде ул яра. Менә-менә ишек ачылыр да элеккечә елмаеп кайтып керер дип көтте ул Зөфәрен. Кайтса, гафу итәргә дә әзер иде. Дөрес, ишеге ябылып тормады аның: балалары да әниләре янына еш кайттылар, күрше-күлән дә юк йомышны бар итеп кереп торды. Аш-чәйдән дә куймадылар, бик авыр чакларда ярдәмнәреннән дә ташламадылар. Ә ул аны көтте, бик сагынып, бик өзелеп көтте...

    Хәзер инде менә көтәр кешесе дә юк: биш ел элек караңгы, айсыз, көзге төндә тракторы белән фаҗигагә юлыкты ул. Үлем белән тартышып хастаханәдә айга якын яткан Зөфәре яныннан да китмичә, көне-төне утырды Мәликә. Даниясе генә күренмәде: нигә хаҗәт аңа ярымүлек! Чынлап та, ярымүлек иде шул Зөфәр. Кыймылдый да, сөйләшә дә алмый, сагыш тулы күзләрен тутырып Мәликәгә карап ятты ул. Ә соңгы төндә, әйе, шушындый айсыз караңгы төндә йокымсырап киткән хатын кулына ниндидер салкын әйбер тиюдән сискәнеп китте. Ирнең моңа кадәр хәрәкәтсез яткан кулы ниндидер могҗиза белән Мәликәнең кулы өстендә иде. Ул Зөфәрнең йөзенә карады. Өстәл лампасының тонык кына төшкән яктысында аның күзләрен күрде. Ялыну-ялвару белән тулы сагышлы күзләрен. Авырту, газап белән дә тулы иде ул күзләр. Кешенең күзләре – аның күңел чагылышы, диләр. Мәликә дә аңлады: ирнең соңгы минутлары якынлаша һәм ул бәхиллек сорый иде. Бәхилләмиме соң, бәхилли, бәхилли, ул бит аның бердәнбер яратканы, балаларының атасы.  Хатынның күзләрен яшь пәрдәсе каплады. Теге иртәдә юкка чыккан күз яшьләре тыелгысыз елга булып акты да акты, әйтерсең, иренең салкын кулларын күз яшьләре белән җылытырга теләде хатын. Ә ир әкрен генә дөнья белән хушлашты, газаплы, әрнүле күздән  тибеп чыккан ике бөртек яшь һәм ирен читләрендәге сизелер-сизелмәс елмаюы гына калды: бәхилләде бит, бәхилләде аны Мәликәсе...

     Аннан соң биш ел вакыт узган. Күңел югалту ачысын бу юлы да бик авыр кичерде. Исән чакта читтә булса да, менә кайтыр, менә кайтыр дип көтәр кешесе бар иде. Шул ук вакытта үз-үзен тынычландыргандай да итә ул: ни дисәң дә, үз кулларында җан бирде бит аның газизе, балалары белән кадерләп, үзе үз авылында җирләде бит аны. Җае чыккан саен, каберенә баралар. Ә анда иртә яздан кара көзгә кадәр чәчәкләр. Мәликә кайчак үзе дә гаҗәпләнә: никадәр олы, никадәр мәрхәмәтле бу хатын-кыз йөрәге. Барысы да сыя, барысын да кичерә.

        Чү, таң да атып килә түгелме соң?! Керфек тә какмады ич әле ул. Карчык тәрәзәгә карады, ә анда сердәшчесе Ай елмаеп карап тора иде. Карчык ничектер тынычланып китте, догаларын укып күзләрен йомды һәм тигез сулыш алып йокыга да китте. Ә моңсу ай, иркәләп, аның битләреннән сөйде.

    Розалия  КӘРИМОВА.  

    Яңавыл.                                                                        

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: