Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белдерүләр

Хикәя тәкъдим итәбез: “Соңгы күрешү“

Кузгалып киткән поезд артыннан карап озатып калгач, төенчек-сумкаларын кулына алып, вокзал ишегенә юнәлде Бибиәсма. “Сөбханаллаһ“... Күп еллар элек үзен озатып калган кечкенә вокзал урынына пәйда булган, гел пыяладан гына эшләнгән бу мәһабәт бина күз явын алырлык шул.

Утырып сулу алгач, башындагы мамык шәлен иңнәренә салып, аклы яулыгын төзәтеп бәйләде ул. Аллаһының биргәненә шөкер, ниһаять, туган якларына аяк басты, тагын сәгать-сәгать ярымлык юл үтсә, еллар буена хыялланган өметләренә ирешер.

“Әби, әбекәй!“ – дигән тавышка борылып караса, чандыр гына яшь егет белән кыз басып торалар.

  • Ай, гафу итегез, без сезне үз әбиебез дип белдек.

Саф татарча, матур итеп эндәшкән балаларны очрату шатлыгы бөтен барлыгын биләп алды, күңеленә ләззәт, җанына рәхәтлек иңде карчыкның.

  • Балакайларым, Инешлегә автобус-фәлән йөрми микән? Белешеп кенә килмәссезме?
  • Әби, Сез Инешлегә кайтасызмыни? Әйдәгез, безнең белән. Әбиебезнең бүген кайтмавы булгандыр. Әби урынына – әби, – дип шаяртып та алдылар.

Машина җай гына тибрәтеп, үткәннәр белән бәйле хатирәләргә алып кереп китте. “Башка аяк та басмам“, дип чыгып киткәненә 52 ел вакыт узган. Әйтергә генә җиңел, 52 ел!

Әтисен белми, сугыш “йоткан“. Әнисе дә вафат булгач, төп нигезне сакларга тиеш бердәнбер варис булып калды. Бик иртә эшли башлады, буыннары ныгыр-ныгымастан ул сыер да сауды, башка эшләргә дә йөрде. Ял кичәләрендә өздереп бию өчен алган ак чүәген иң зур хәзинәсе итеп саклады.

Аннан да зур хәзинәсе яшьлек мәхәббәте иде. Үзләре генә белгән аулакта очрашалар иде алар Газинуры белән. Егетләр Гази дип кенә дәшсәләр дә, тутырып, матур итеп “Газинурым“ дип дәшү үзе үк җанга рәхәт иде. Су буенда бормалы текә яр өстендә үскән куш тирәк күпме серләрнең шаһиты булгандыр.

Ә беркөнне... Кичке су буенда әллә аҗаган уйнады, әллә ерактан яшен яшьнәде, әллә яшьлек чаткылары күзләрдән нур булып түгелде – сөенеч очкыннары яктылык сирпеде. “Менә безгә кайтып әти-әнидән ризалык алабыз да, кавышабыз. Йортыгызны сипләрбез, нигезегезне бетермәбез“...

Җитәкләшеп Газинурлар бусагасыннан атлаганда да бәхетле иде әле ул. Тотлыга-тотлыга изге ниятне аңлатырга тырышкан Газинурын да ишетер-ишетмәс кенә тыңлады. 18 яшьлек кызның үз хәле хәл иде. Комачтай кызарып, башын аска иеп басып торуын белде. Әллә урын тәкъдим иттеләр, әллә юк, хәтерләми.

  • Юк! Ниткән эш ул, йортка керү?! Нәселдә булмаганны! Тигез канатлы ата-ана тәрбиясе күргән кызлар буа буарлык. Килен буласы кешебезнең ашка-суга йөрешерлек ата-анасы – колда-кодагыебыз булырга тиеш.

Чыдарлыгы калмаган кыз, кырт борылып, төн карасына чумды. Колакта Газинурның әнисенең:

  • Юк, юк, юк! Мәңге ризалык бирәсем юк! – дигән сүзләре генә калды.

Читтә парын да, ярын да тапты Бибиәсма. Балалар үстерде, оныкларын тәрбияләргә булышты. Гомер тәгәрмәче әйләнде дә әйләнде. Әллә олыгаю, картлык галәмәте, әллә ялгызлыктан өзелеп-өзелеп туган якларын күрәсе килү теләге бимазалый башлады.

Пенсия бирер көннәрне көтеп алып, авылдашларына күчтәнәч-бүләк хәстәрләде. Кемгә бирер бу бүләкләрне, кемне шатландырыр – әлегә билгесез. Тик шушы күчтәнәч-бүләк – үзе куаныч, йөрәгенә шифа, туган яклары белән бәйләр асыл җеп.

Ниһаять, көтеп алган җәй килде. Вакыт-вакыт нәрсәдер кайтыр юлына киртә булыр кебек тоелса да, күңеле шик-шөбһә белән тулы көннәрдә Ходайга ялварып, белгән Коръән аятьләрен укыды.

  • Йә, Раббым, кайтыр юлларымны хәерле ит. Өметләремне кисмә, сәфәрләремне уң кыл, туган якларым белән күрешергә насыйп ит, – дип ялварды.
  • ...Әби, Инешле юк бит инде. Аның кешеләре Тау Өсте авылына күченеп яшиләр.

Алгы утыргычтагы кыз борылып шушы хәбәрне җиткергәч, уйлары таралып китте карчыкның.

  • Әйе, балам, беләм, – дип пышылдады аның иреннәре.

Уйларына бирелеп, машинаның килеп туктаганын, төшеп калып, урам уртасында басып калганын абайламый да калды Бибиәсма карчык.

  • Йә, Ходаем! Тирәк! Безнең тирәк исән ләбаса.

Кытыршы тирәк кайрысына битен куеп, куллары белән агачка сарылды ул.

  • Йә, Раббым, кичер мине! Син дә кичер, тирәккәем. Сиңа кайтып баш орыр көннәрем дә бар икән...

Ул, башын күтәреп, югары карады. Очы киселгән агачның яңа чыккан нәфис ботаклары асылынып төшеп чайкалалар. Гүя, алар юату сүзләре белән карчыкның җыерчыклы битләрен, чәчен сыйпыйлар иде.

Шулай хатирәләргә бирелеп күпме вакыт үткәндер, көн кичкә авышканда янә вокзалда очрашкан авылдашлары килеп җиттеләр.

  • Әби, без Тау Өсте авылына ашыгабыз, гаеп итмәссең. Иртәгә җеназа буласы, күрше бабайны күмәбез, – диделәр алар.

“Кемне?“ дип сорамады карчык. “Ходай үзе белгертеп кайту бу, Ходай белгертеп...“ – дип сөйләнде ул.

Газинурның чал сакаллы йөзе элеккечә матур иде. Фани дөнья белән саубуллашып, мәңгелеккә күчеп киткәнлегенә ышанасы да килми. Балалары, оныклары янына тезелешеп утырганнар. Йорты якты, урын-җире пакь. Балаларының кадерлесе булганы күренеп тора. Каладан кайткан әбекәйнең кат-кат дога укып, текәлеп утыруына разый булып, күмү йоласы мәшәкатьләре белән йөрделәр дә йөрделәр алар. Бибиәсма карчык кына Газинурның авыз читендәге үпкәле җыерчыгына карап, картның нидер әйтәсе килеп дөньядан киткәнен чамалый иде...

Рәмзия ҖИҺАНГӘРӘЕВА.

Кичкетаң авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев