Төсләр балкышы
(хикәя) Мәктәптә укыган чакта ук инде Зәйнәпнең рәсемгә сәләте ачыла килде. Укытучы апасы беренче дәрестә үк аның пумала тотышына, җитди карашына игътибар итми калмады.
Бер-бер артлы иҗат җимешләре, мәктәп күргәзмәләрендә алышынып, укытучының аерым папкасында урын ала торды. Күпләрне Зәйнәпнең һәр ел фасылына үз бәясе, үз соклануы гаҗәпләндерде. Гаҗәпләнмәслек тә түгел, аның җылы дөньясында аңлатып булмастай сөенечкә төренгән кебек буласың. Әнә бит, “Язгы гөлләр“ рәсемен генә кара син аның! Кар суларының челтерәгән тавышында тал песиләре сөйләшеп утыра, болынга сибелгән сары тузганаклар каз бәбкәләредәй йөгереп китәрләр күк. Үзе генә аңлаган буяулар аша тормыш ямен ничек яратып тасвирлый. Әнә шулай Зәйнәпнең шау-шулы мәктәп еллары иҗат романтикасына урелеп узып та китте. Укытучысының укучысын белемле рәссам итү теләген тормышка ашырыр вакыт та якынлашты.
Рәсемнәре тупланган папканы кулына тоттыруга бермәл ни әйтергә белми катып калды. Папка тышындагы рәсеменең күз явын алырдай бай эчтәлеге аны озаклап үзеннән җибәрмичә торды. Алгы планда Казанның Рәссамнар йорты, читтәрәк тыйнак, шул ук вакытта инсафлы татар кызы ярымелмаеп басып тора. Еракка төбәлгән күз алмаларына бөтен җиһан сыйган диярсең. Нәкъ укытучысы әйтергә теләгән фикерне рәсемнең эчтәлеге буйлап укып чыкты да астагы язуга күз салды. “Син шул җиһан буйлап үз сукмагыңны сал, үзеңә дигән төсләрне табып кешеләрнең күңел дөньясына үтеп кер, матурлык һәм гармония идеалларына тугры калсаң, бәхетеңне табарсың. Мин сиңа ышанам...“
Беркайчан да бер-берсенә текәлеп карамаган күзләр якынайганнан якыная барды. Икесенә дүрт күз, шулвакыт бер җир шарына әверелеп, төрле төсләргә керде: яшел, кызыл, зәңгәр, сары, ак, шәмәхә – барысы да якты. Мәктәп тормышына гына хас бала күңеледәй ихлас гади төсләр... Зур дөньяга озатып калучы, соңыннан гомер көзенә кадәр озатып барачак яшел болынлы үлән төсе, туган як төсе...
Еллар үтә торды. Зифа буйлы Казан кызы Зәйнәпнең үз-үзен тотышында, фикер сөрешендә, киенү рәвешендә затлылык, ниндидер үзгәлек сизелә. Тәрәзә артында нинди гасыр, кайсы ел фасылы булуга карамастан, күңел халәтенә тугрылык саклап иҗат итүен белде.
Казанда алган белемнәре тирәнәйгән, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы булу да күп нәрсә турында сөйли. Аның рәсемнәре киң карашлы агым булып күз алдына килә. Татарның кыйммәтле кешеләре белән очрашулар да, эчке халәтен без күреп бетерә алмаслык итеп үзгәрткән. Леонардо да Винчиның үз бөеклеге булса, Зәйнәп исемле татар кызының да таяну ноктасы якты, уңмаслык булып ныгыган иде.
Әнә ул төрек рәссамнарының “Хәзинә“ милли сәнгать галереясында “Салават күпере“ дип аталган шәхси күргәзмәдә йөри. Рәсемнәрне дикъкать белән карый. Иҗатчы, әйтерсең, эшләрен салават күперенә манып алган. Зәйнәп, үзенә тансык тоелган төсне табып, бермәлгә тынып калды. Бу төс аны әллә кайларга алып кереп китте дә, сүз белән аңлата алмаслык халәттә калдырды. Әлеге озакка сузылган күренешне сәер кабул иткәнгәме, әллә кызның иҗат ялкыны үзенә тартып китердеме, Зәйнәп “сез үзегезне начар хис итәсезме әллә“ дигән сорауга татлы йокысыннан айнып киткәндәй булды.
- Сез кем соң? – дигән сорауны биргәнен сизми дә калды.
- Мин – сезнең кебек үк ләйсән яңгырдан соң ялтырап чыккан салават күперенә хозурланып йөрүче, – диде танышы.
...Тукта, бүген бит Зәйнәпнең үзенең дә татлы төш күрүдән шатланып йөргән сәгатьләре бит. Имеш, ул тупырдап торган ир бала тапкан. Керфекләре озын, әнисенә ягымлы итеп елмаеп ята. Зәйнәп аны кулына алып кат-кат ярата да ярата. Ә тышта ләйсән яңгырдан соң ялтырап салават күпере чыккан иде.
Әлегә исемен дә белмәгән танышының күзләренә күтәрелеп караганын сизми дә калды. Әйтерсең, төшендә күргән нәниенә әти таптымыни?! Бер-берсенә охшаш бу җаннар Зәйнәпнең киләчәге түгелме соң?! Әйе, нәкъ шундый озын керфекләр, ягымлы йөз бит.
- Сезнең исемегез кем?
- Мансур. Ә сезнең?
- Зәйнәп булам.
- Нинди матур исем.
- Сезнең дә исемегез бик матур.
Зәйнәп белән Мансур... Табигатькә гашыйк ике җаннан өченче җанның яралуы – Бәхет – шулдыр инде ул! Бер-берсенә охшаган көннәр дә, берүк төрле кояш та, җил дә булмый. Зәйнәп күргән төш тә башка кабатланмас. Гомерлек бәхете белән очраштырган татлы төше өчен Зәйнәп Раббысына атлаган саен шөкер итәчәк әле. Төшендә күргән сабыена Мансурны охшатмаган булса, шулай тиз генә сөйләшеп, танышып китә алыр иде микән ул. Әнә бит, кешеләрнең җаннарын бәйләү өчен Ходай нинди генә кодрәтен эшкә җикми.
Шул көннән башлап Зәйнәп өчен төшләр тормыш мәгънәсенә әйләнде. Ходай биргән талантына шөкер итеп яши белгәнгәме, төшләрендә күргән һәр балкыш аның иҗат җимешенә әверелә барды. Әнә, иҗат күргәзмәсендә тормышының эчтәлеге булып рәсемнәре тезелеп киткән. “Балам-багалмам“, “Бәхетле балкыш“, “Бүләк“, “Без авылда“, “Ак әбием“, “Шомыртлы елга“, “Утлы миләш“ һәм башкалар. Мәктәптә укыганда ясаган рәсемнәрен бер якка, төшләрендә күргәннәрен икенче якка тезеп куйган. “Төшләр һәм чынбарлык“ дип аталган күргәзмәдә шул аңлашыла: алар икесе – бербөтен. Димәк, төшләр бөек көчнең безгә җибәргән алхәбәре генә. Шәхсән, Зәйнәп өчен нәкъ шулай булды.
Мансурны очраткан көннән алып Зәйнәпнең тормышы тагын да тулыланды, матур төсләргә баеды. Салават күперендәге аны гаҗәпләндергән төсләрнең ачыклыгын ул яраткан кешесендә, Батыр исемле улы белән Йолдыз исемле кызында тапты. Балаларга булган яратуы күңелен баетты, җанын җылытты. Яраткан кешесенә булган мәхәббәте көннән-көн артты. Иҗат белән тормышның алтын җеп булып үрелүе олы бәхеткә әйләнде. Яктылык тансык заманда үзенә генә килешеп торган тирән фәлсәфәле дөньясы белән җитмәгән ямьне, нурны, мәрхәмәтне өстәп, җылы төсләр белән баетты. Авылыннан чыгып киткән көннән алып, район басмасын алдырып яңалыклар белән танышып барды. Һәр яңалык, туган ягының һәр сулышы, уңган кешеләренең уңышлары аңа яшәргә көч, иҗат дәрте өстәп торды. Әнә, укытучысының быел зур юбилее. Ул матур бәйрәм Укытучылар көненә дә туры килә икән бит әле. Бүген төшендә дә мәктәп елларыннан матур бер күренеш чагылып китте. Нәкъ кайчандыр булган вакыйга кабатланды түгелме соң?! “Көзге урман“ рәсемен ясар алдыннан укытучылары матур бер аланга алып барган иде бит. Апаларын җитәкләгән кызлар яфрак юрганына күмелеп алдан йөгерәләр, малайлар исә төрле төстәге яфракларны туздырып аларга яудыралар. Әнисен иртә югалткан Зәйнәп өчен укытучысы икенче әнигә әйләнгән иде. Кая барсалар да аның уң кулында Зәйнәпнең нәни куллары булды. Бүген төшендә дә ул аның канат астында... Зәйнәп кадерле кешесенең туган көненә нәкъ шушы күренешне тасвирлап рәсем иҗат итте. Карап туймаслык кадерле истәлек, онытылмаслык кадерле мизгелләр. Шигырь юлы тагын да баетып җибәрде:
Алтын көзгә аяк баскач
Син керәсең төшемә.
Әнкәм кебек газиз кешем –
Ак төсем һәр эшемдә...
Ак төскәем, алтын төсем син,
Гомеремнең асыл балкышы.
Ике дөнья рәхәте булып
Укучыларыңның яусын алкышы.
Төсләр дөньясына алып кереп мине ачканың, җил-яңгыр тидерми үстергәнең өчен рәхмәтләр яудырып синең Зәйнәбең.
Нәсимә СИПОВА.
Иж-Бубый авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев