Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Әгерҗедә Ижауда һәлак булганнар истәлегенә мемориал пәйда булды

Халык шәмнәр һәм уенчыклар алып килә

Әгерҗедә Ижауның 88 нче мәктәбендә һәлак булучылар истәлегенә стихияле мемориал булдырылды. Ул шәһәр үзәгендә Мәңгелек ут янында урнашкан һәм Яшьләр парламенты әгъзалары һәм "Авангард" яшьләр үзәге хезмәткәрләре инициативасы буенча оештырылган, дип хәбәр итә активистлар.

Әгерҗе районында яшәүчеләр һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Әгерҗеләр мемориалга чәчәкләр, уенчыклар һәм шәмнәр алып килә.

Исегезгә төшерәбез, 26 сентябрьдә Ижауда фаҗига булды. 34 яшьлек Артем Казанцев үзе белем алган 88нче мәктәпкә кереп, юлда очраган һәркемгә ата башлаган. Соңгы мәгълүматларга караганда, фаҗига аркасында 39 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, 11 бала һәм 6 өлкән яшьтәге кеше һәлак булган.

Россия Тикшерү комитеты 17 кеше һәлак булган, дип белдерде.

Удмуртия башлыгы Александр Бречалов 29 сентябрьгә кадәр республикада матәм көне итеп игълан итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев