Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Коточкыч фаҗига: дүрт бала һәм бер хатын янып үлгән

Янгын чыккан фатирда җиде кеше яшәгән

Киров өлкәсендә дүрт бала һәм бер хатын-кыз янып үлгән. Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Киров өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте. 

19 февральдә 00.46 сәгатьтә Киров шәһәрендә дүрт фатирлы агач йортта янгын чыга. Урынга килгән коткаручылар 1973 елда туган хатын-кыз һәм дүрт бала мәетен таба. Урында тикшерүчеләр, криминалистлар эшли, диелә бу хәбәрдә. 

Киров өлкәсе прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, өйдән 13 кешене эвакуацияләгәннәр, аларны шәһәр кунакханәләренең берсендә урнаштырып торганнар. 

Киров өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы алты кеше зыян күрүен хәбәр иткән. «Алты кеше имгәнгән, аларның өчесе балалар, уртача авырлыкта, алар хастаханәдә», — дип сөйләгәннәр ведомствода. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«1, 3, 4 һәм 6 яшьлек балалар, аларның опекуны — хатын-кыз һәлак булган. Балаларның әти-әнисе хокукларыннан мәхрүм ителгән», — дип сөйләгәннәр РИА Новости агентлыгына төбәк прокуратурасында.

Опека органнары бу гаиләгә 11 февральдә килгән. Алар фатирда, гадәттәгечә, тәртип һәм чисталык булуын, балаларның тәрбияләнгәнлеген, ашарга ризыклары булуын билгеләгән. Мәрхүмә хатын бөтен вазифаларын намус белән үтәгән, диелә бу хәбәрдә. 

Чыганак: Интертат

Фото: kirov.sledcom.ru, 43.mchs.gov.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев