Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Салкында 27 километр җәяү барган табибны машина таптап киткән

Онытылып калган коралларын алырга барган

Төмән өлкәсендә 39 яшьлек табиб һәлак булган. Ул 50 км ераклыктагы авылда медицина коралларын онытып калдырган һәм шуларны алырга дип кире чыгып киткән. Юлдан баручы фельдшерны машина таптаган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Фаҗига былтыр 18 декабрьдә була. 39 яшьлек фельдшер Каир К. авыру кешене карарга бара һәм танометр белән пульксиметрны онытып калдыра. Хастаханәгә кайткач, аны каты итеп ачуланалар һәм коралларны барып алырга кушалар. Табиб 50 км ераклыктагы авылга кадәр барырга тиеш була. Аның автобуска акчасы булмый, ә эштән машина бирмиләр. Бу турыда хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләгән Ольга Т. сөйләгән.

«Ул көнне миннән 100 сум сорап алды, аның хезмәт хакына кадәр бер тиен дә акчасы калмаган иде», — ди Ольга.

Табиб 27 км юлы узгач, аны машина таптап киткән. Бу турыда Ольга ун сәгать узгач кына белгән. Ул социаль челтәрләргә язып, Каирны җәяү чыгарып җибәргән шәфкать туташы белән ФАП җитәкчесен гаепләгән. ФАП җитәкчелеге Ольганы яла ягуда гаепләп, полициягә гариза язган. Ольга эштән киткән.

ФАП җитәкчесе исә «фельдшерны приборлар артыннан чыгарып җибәрмәдем, аны башка смена алып кайта ала иде», ди. Аның сүзләренчә, фельдшер үзе авылга җәяү чыгып киткән. «Ул киткән көнне без үзебез авылга кереп, коралларны аласы идек», — ди җитәкче.

Мәрхүм фельдшерның туганнары исә бу хәлне хастаханә хезмәткәрләреннән белгән. «Җитәкчелек ачулангач, Каир үзен гаепле хис иткән. Алар аңа акырган, кимсеткән», — ди туганнары.

Мәрхүмнең туганы сүзләренчә, аның абыйсы анасына шалтыратып, гел хезмәттәшләренә зарланып торган, җитәкчелек аңа начар мөнәсәбәттә булуын әйткән. Туганнары хастаханәнең баш табибына шалтыратып, ни өчен Каир К. трассага чыгып китүен, аларга иминият акчалары каралганмы икәнен белешмәкче булган. Ләкин аларга җавап бирүче булмаган, җитәкче «иңбашларын гына селкегән». «Аннары биредәге матбугат чаралары „туганнары дәгъва белдерми“ дип язды. ә без эшне азакка кадәр җиткерергә җыенабыз», — ди туганы.

Соңрак РИА Новости хәбәр иткәнчә, «50 км ераклыктагы авылда онытылып калган коралларын алырга барганда, 27 км җәяү узганнан соң, машина бәрдереп киткән фельдшер үлеме турынданы мәгълүматны Төмән өлкәсе прокуратурасы тикшерә башлаган», диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев