Татарстанда фаҗигале төстә яшүсмер үлгән
Фаҗига

Татарстанда фаҗигале төстә яшүсмер үлгән

Бала скутерда йөргән

Кичә иртән Казан-Ульяновск-Канаш трассасының икенче километрында юл-транспорт һәлакәтендә үсмер малай үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә.

Якынча фараз буенча, 17 яшьлек үсмер идарәне югалта һәм юл коймасына бәрелә. Шуннан соң скутер белән бергә трассадан кырыйга очып төшә.

Үсмер авариядә алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән. 


Нет комментариев