Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Үзенең туган көне алдыннан популяр эстрада артисты вафат булган. Коронавирус?

Ковид-госпитальдә дәваланган

Уфада туган көне алдыннан популяр эстрада җырчысы Бибисара Азаматова вафат булган. Хезмәттәшләре хәбәр иткәнчә, ул коронавируслы авыруларны дәвалаучы ковид-госпитальдә дәваланган, дип хәбәр итә "Башинформ" мәгьлүмат агентлыгы.

Бибисара Мостафа кызы Азаматова - гадәти булмаган язмышлы кеше. 1949 елның 21 октябрендә Башкортстанның Баймак районында туган. Секретарьдан алып Баймак сыра заводы директорына кадәр хезмәт юлы узган, "Нур" рестораны директоры булып эшләгән. Хезмәт ветераны, Башкортстан Республикасының атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре. Бибисара Азаматова шулай ук мәдәният өлкәсендәге җаваплы урыннарда да эшләгән: Республика халык иҗаты үзәге директоры урынбасары һәм Башкорт хореография көллияте китапханәсе мөдире вазифаларын биләгән.

Шул ук вакытта аның бөтен тормышы җыр белән бәйле булган. 1997-1998 елларда Фәридә Кудашева тәкъдиме буенча Бибисара Азаматова “Уфа-Казан-Болгар” теплоходында башкорт-татар концертларында катнаша башлый. Аның беренче "сольный" концерты да туган районында 2006 елда узган.

Җырчының концертлары тулы заллар белән үткән, аның кабатланмас башкаруы һәм матур тавышы меңләгән тамашачы йөрәгендә аерым урын тапкан, ул чын халык җырчысы иде.

Үзенең иҗади тормыш юлында Бибисара Азаматова биш "сольный" концерт белән чыгыш ясаган, алты аудиоальбом чыгарган. Аларның соңгысы, 2020 елда чыкканы 73 җырны үз эченә сыйдырган. “Йыл йыры”, “Юлдаш йыры”, “Башҡорт йыры” республика җыр конкурслары лауреаты булган.

Фото:http://bashinform.ru

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев