Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Әгерҗе мәчетендә Корбан гаете зурлап үткәрелде

Әгерҗенең “Нур“ мәчетенә Корбан гаетенә иртән иртүк халык бик күпләп агылды

Өлкәннәр белән бергә яшьләр һәм балалар да күп иде мәчеттә. Әгерҗелеләрне бәйрәм белән котларга район башлыгы Валерий Макаров килде. Ул һәр гаиләгә бәрәкәт, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек теләде.Бәйрәм вәгазен тыңлагач, Гает намазы укылды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Тәмле коймак белән сыйлангач, балалар өчен күңелле уеннар башланып китте. Аларны оештыруда район хакимияте хезмәткәре Энҗе Муллахмәтова, балалар китапханәсе белгечләре зур булышлык күрсәтте. Балалар җитезлектә, өлгерлектә ярыштылар. “Нур” мәдрәсәсе мөгаллимәсе Әлфия Гыйззәтуллина чәчәкле кайма (ободок) ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин ислам дине буенча балаларга викторина үткәрде. Батутларда сикерү дә балаларга бик ошады. Бәйрәмдә балаларга бик күп бүләкләр һәм тәмле-татлы күчтәнәчләр өләшенде.

Аннан бәйрәм кунаклары корбанлык итеннән әзерләнгән пылау  белән сыйландылар. Әлеге корбанлык – район башлыгының изге  бәйрәмгә бүләге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев