Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

“Әгерҗе радиосы“нда “Тыңла Коръән“ проекты старт ала

Әлеге проект Әгерҗе районы мөхтәсибәте һәм “Әгерҗе радиосы“ белән берлектә әзерләнә. Аны радиодан көн саен тыңларга була.

Татарстан мөфтияте "Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә" басмасының аудиоверсиясен әзерләп чыгарды. Халык арасында зур популярлык казанган хезмәт "Хозур" нәшрият йортының "Азан" радиосында тавыш белән яздырылды. 40 сәгатьлек аудиоязманы танылган телевидение алып баручысы Илдар Кыямов укыды.
Рамазан аенда Әгерҗе районы мөтәсибәте "Әгерҗе радиосы" белән берлектә "Тыңла Коръән" исемле проект башлап җибәрде. Әлеге аудиокитапны көн саен 09.30-10.00 һәм 15.30-16.00 "Әгерҗе радиосы" 106,6 fm дулкыннарында тыңларга мөмкин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев