Әгерҗедә мөселманнар арасында футбол турниры уза
Ислам нуры

Әгерҗедә мөселманнар арасында футбол турниры уза

Республиканың төрле районнарыннан, Удмуртиядән барлыгы 12 команда мини-футбол уеннарына Әгерҗегә җыелдылар.

Мөселманнар  арасында әлеге турнир “Олимп” спорт-сәламәтләндерү комплексында икенче тапкыр уза. Командаларны район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин сәламләделәр.

  • Бу безне берләштерә,  якынайта, дуслаштыра торган бәйрәм, –  диде Габделкәрим хәзрәт. Ришат Тимерович уенчыларга матур уеннар теләде. Иң беренче футбол кырына Минзәлә һәм Ижау командалары чыкты.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев