Намаз укучы балалар Төрдәле мәчетенә җыелды
Төрдәле мәчетендә балалар арасында намаз уку бәйгесе узды.
Район күләмендә уздырылган бәйгедә Исәнбай, Ямурза, Хор.Ключ, Кырынды, Чишмә авылларыннан һәм Әгерҗе шәһәреннән килгән 20 бала ( 11 малай һәм 9 кыз) катнашты. Аларны якты йөз белән Төрдәле мәчете имамы Зефир хәзрәт, мөгаллимә Илсөяр Зариповлар каршы алды.
Яшь үзенчәлектләренә карап, өч төркемгә бүленде катнашучылар: мәктәпкәчә яшьтәгеләр, 11 яшькә кадәрге һәм 14 яшькә кадәрге балалар. Иң кечкенә катнашучы Сөләйман Гыйззәтуллинга – 3 яшь. Чараны дини темага шигырь һәм җыр белән 6 яшьлек Алиша Тарисова башлап җибәрде. Аңа һәм бик матур итеп шигырь сөйләгән Әдилә Сәхипова, Нурислам Сәхипов, Нуриман Корбановка “Сөбханаллаһ!” соклану сүзләре яңгырады.
Ярыш барышында һәр бала жюридагылар әйткән бер намазны укып күрсәттеләр. Аннан соң шул темага кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Ярыш барышында имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин һәм “Нур” мәчете мөгаллимәсе Әлфия Галләмова балалар һәм зурлар өчен викторина да уздырдылар. Җиңүче һәм призлы урын алучыларга Диплом һәм бүләкләрне Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин тапшырды. Шулай ук барлык катнашучыларга да татлы күчтәнәчләр өләште.
Намаз уку бәйгесе җиңүчеләре һәм призерлары:
3 – 6 яшьлек малайлар арасында
1 урын – Яхъя Корбанов (Чишмә авылы)
2 урын – Идрис Гыйззәтуллин (Әгерҗе шәһәре)
3 урын – Сөләйман Гыйззәтуллин (Әгерҗе шәһәре)
7 – 9 яшьлек малайлар арасында
1 урын – Нурислам Сәхипов (Ямурза авылы)
2 урын – Нуриман Корбанов (Чишмә авылы)
3 урын – Салават Җамалетдинов (Ямурза авылы)
11 –14 яшьлек малайлар арасында
1 урын – Фәрхәт Сәхипов (Ямурза авылы)
2 урын – Дилназ Харисов (Кырынды авылы)
3 урын – Адел Тарисов (Әгерҗе шәһәре)
6 –8 яшьлек кызлар арасында
1 урын – Әдилә Сәхипова (Ямурза авылы)
2 урын – Алиша Тарисова (Әгерҗе шәһәре)
10 – 11 яшьлек кызлар арасында
1 урын – Валерия Орехова (Әгерҗе шәһәре)
2 урын – Ульяна Щукина (Исәнбай авылы)
3 урын – Камилә Шпортюк (Әгерҗе шәһәре),
Азалия Алиуллина (Кырынды авылы)
13 яшьлек кызлар арасында
1 урын – Исламия Сәлимгәрәева (Хор.Ключ авылы)
2 урын – Кристина Щукина (Исәнбай авылы)
3 урын – Ралина Хәбирова (Исәнбай авылы)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев