Тирән хөрмәтнең бер чагылышы
Салагыш авылы үзәгендә – Бөек Ватан сугышы батырлары хөрмәтенә куелган һәйкәл янында махсус хәрби операциядә һәлак булган якташлары хөрмәтенә Батырлар аллеясы барлыкка килде.
Көзнең моңсу, яңгырлы көнендә махсус хәрби хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган якташлары истәлегенә ачылган Хәтер аллеясындагы истәлек ташларында унбер ир-егетнең исемнәре урын алган. Менә алар: Артур Полев, Ренат Галиев, Ринат Фәхриев, Дмитрий Дмитриев, Илдус Муллахмәтов, Илнар Габдрахманов, Ришат Әзиятов, Азат Гыйльметдинов, Радик Галиев, Рөстәм Хәйбуллин, Илнур Әхмәтшин.
Әлеге аллея җирлеккә керүче Салагыш, Уразай, Ямурза, Чилчә авыллары халкының һәм батырларның гаиләләренең матди ярдәме белән булдырылган. Бу – батыр ир-егетләргә, аларны тәрбияләп үстергән әти-әниләренә, якыннарына булган тирән хөрмәтнең бер чагылышы. Россия һәм Татарстан гимннарын яңгыратудан башланган тантаналы чарада да батырларның якыннары, авыл халкы катнашты.
Тулырак итеп «Әгерҗе хәбәрләре» газетасының 39нчы санында укыгыз
Нет комментариев