Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Авыл укытучысы“ бәйгесендә Тирсә мәктәбе укытучысы өченче урын алды

Республика күләмендә узган “Авыл укытучысы – 2019“ бәйгесенә йомгак ясалды.

Конкурста катнашкан Татарстанның авыл мәктәпләрендә эшләүче мөгаллимнәр Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә финалда катнаштылар. Икенче этапны уңышлы узган ун конкурсант арасында Тирсә мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсәния МУСИНА да бар иде.

Укытучылар, финалда ачык дәресләр күрсәтеп, үз эшләренә йомгак ясап, аны анализладылар. Нәтиҗәдә, иң көчле авыл укытучылары арасында Ләйсәния Зәки кызы өченче урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев