Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әгерҗе районы кызлары – Халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы призерлары

Казанда Халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы төгәлләнде.

Анда безнең районнан Исәнбайдан Илүзә Нәгыймова (укытучысы Гөлназ Хуҗина), Тирсәдән Лиана Луканина (укытучысы Гөлназ Габдрахманова), Кадыбаштан Айгөл Мулланурова (укытучысы Эльмира Рәсүлева) белемнәрен күрсәттеләр.

Илүзә һәм Лиана әлеге олимпиадада призер булдылар. Аларга ТР Мәгариф һәм фән министрының Дипломнары һәм планшетлар тапшырылды. Котлыйбыз!

ххх

Олимпиаданың йомгаклау этабы 22-25 апрельдә узды. Ул ике турдан торган: татар теле һәм әдәбиятыннан, татар халкы һәм Татарстан тарихыннан язма тур; "Дөнья киңлегендә Татарстан" емасына проект эшләрен яклау рәвешендә телдән тур.

Олимпиадада катнашучылар түбәндәгеләр:

Татарстан мәктәпләреннән 8-11 сыйныф укучылары - 232 кеше;
Чит илләрнең укучы һәм студентлары - 37 кеше;
РФ төбәкләре мәктәпләре һәм якшәмбе мәктәпләреннән 8-11 сыйныф укучылары - 191 кеше;
Татарстан һәм РФ субъектлары студентлары - 40 кеше.  

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев