Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әгерҗе училищесы туксан еллык юбилеен бәйрәм итә

Март аенда безнең белем бирү учреждениесенә нигез салынуга (элекке 7нче Әгерҗе һөнәр училищесы, хәзерге Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең 2нче филиалы) 90 ел тулды.

 

Республикадагы иң “өлкән“ һөнәри уку йортының тарих башы 1928 елга барып тоташа. Ул вакытта паровоз депосы базасында “Бригада өйрәнчекләре мәктәбе“ оеша.

Туксан ел эчендә көллияттә үзгәртеп корулар һәм исем алыштырулар күп була. 2008 елда шәһәрдәге ике – 27нче һәм 105нче көллиятләрне берләштерәләр. 2014 елда безнең уку йорты Бөгелмә аграр колледжының 3нче, ә 2016 елдан Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең 2нче филиаллары итеп үзгәртелә.

Нинди генә җилләр кагылса да, уку йортының максаты бер: ул гомер-гомергә тимер юл транспортына кадрлар хәзерләү урыны булды. Бүгенге көнгә безнең училище аша 15 меңнән артык егет-кыз үткән. Хәзер дә көллиятебезнең Әгерҗедә һәм күрше-тирә өлкәләрдә билгеле уку йорты булуы белән горурланабыз. Бу уку елында гына бездә 300дән артык студент белем ала. Ел саен йөздән артык егет-кызга дипломнар тапшырып, аларны олы тормыш юлына озатабыз.

Без Әгерҗедәге тимер юл предприятиеләре белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Әгерҗе–Көньяк сервис локомотив депосы, эксплуатацион локомотив һәм вагон деполары җитәкчелеге студентларга практика узарга мөмкинлекләр тудыралар, уку чорында да һәрвакыт ярдәм кулы сузалар.

Соңгы елларда илебездә эшче һөнәрләр хәзерләүгә зур игътибар бирелә, һөнәри белем бирү системасына яңа стандартлар кабул ителә. Бу безнең филиалның матди-техник базасын ныгытуны да таләп итә. Нинди генә авырлыклар булуга карамастан, уку йортыбыз дус, тату коллективы, үз эшенең чын осталары булган, армый-талмый хезмәт куючы максатчан хезмәткәрләре белән мактаулы.

Хөрмәтле ветераннарыбызны, бердәм коллективны, яраткан студентларыбызны көллиятнең юбилее белән котлыйбыз. Без үткәнебез белән горурланабыз һәм киләчәккә өмет белән карыйбыз.

Наталья НӘФЫЙКОВА,

Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең 2нче филиалы директоры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев