Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әгерҗе укучыларын каникул чорында хәвеф-хәтәрләр турында кисәттеләр

Барысы да игътибарлы булырга тиеш

Көзге каникуллар алдыннан "Ровесник" яшүсмерләр клубы, "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУнең Әгерҗе бүлекчәсе белән берлектә, сценарий нигезендә, Әгерҗе шәһәренең 4 нче урта мәктәбенең һәм 1 нче гимназиясенең 4-9 сыйныф укучылары өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча профилактик чара үткәрде.

Чөнки нәкъ менә каникуллар чорында юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгу куркынычы сизелерлек арта. Балалар һәм өлкәннәр, бигрәк тә машина йөртүчеләр, юлларда игътибарлы булырга тиеш.

"Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Яр Чаллы шәһәрендәге юл хәрәкәте иминлеген кисәтү бүлеге башлыгы Рушания Тимкина сүзләренә караганда, бу очракта, юл хәрәкәтендә катнашучыларның иң якланмаган категориясе буларак, балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәве зур әһәмияткә ия.

"Без юлларда сак, игътибарлы булырга, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз", - дип билгеләп үтте Рушания Вәсимовна.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев