Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әгерҗедә “Ел укытучысы“ бәйгесе җиңүчеләрен ачыкладылар

Бер айга якын барган “Ел укытучысы“ район бәйгесенең бүген финалы төгәлләнеп җиңүчеләрне билгеләделәр.

4нче мәктәптән башлангыч сыйныфлар укытучысы Сөмбел Муллахмәтова “Ел укытучысы“ исеменә лаек булды. Ул һәм икенче урын алган 2нче мәктәптән математика мөгаллиме Артем Воронцов Минзәләдә узачак зона этабында район данын яклаячаклар. Өченче урында – Салагыштан физик тәрбия укытучысы Роза Исмәгыйлева.

Бу көнне “Иң яхшы татар теле укытучысы“ бәйгесенә дә йомгак ясалды. Быел әлеге исемгә 3нче мәктәптән Гөлназ Бәдертдинова лаек булды.

Сентябрьдән башлап кына район мәктәпләрендә яшь буынга белем бирә башлаган педагоглар “Укытучы дебют“ номинациясендә сыналдылар. 3нче мәктәпнең физик тәрбия педагогы Лада Гульнева җиңүче булды.

 “Ел укытучысы“ бәйгесе башта мәктәпләрдә узды. Аннан 30 педагог, район бәйгесенә чыгып, дәресләр күрсәтте. Жюри әгъзалары иң яхшы 20 педагогны сайлап алды. Алар янә дәрес һәм дәрестән тыш чаралар күрсәттеләр.

Район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, педагогларны котлап, аларга зур уңышлар теләде, Мактау грамоталары тапшырды. Мәгариф идарәсенең профсоюз оешмасы белән җитәкчелек итүче Гөлсинә Мөхәммәтдинова бүләкләр тапшырды.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев