Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әгерҗедә “Кашыкчылар“ ансамбле сәхнә тотты

Әгерҗедәге сәнгать мәктәбенең егетләрдән генә торган “Кашыкчылар“ ансамбле район Мәдәният сараенда концерт куя дигәч, күпләр башта аптырап та калганнардыр. Кашыкта гына уйнап, 1,5 сәгатьлек концерт куеп буламыни, имеш...

Була икән шул... Концертка килгән тамашачылар вакытның ничек тиз узганын сизми дә калдылар. Кечкенәләр һәм зурлар төркемендәге ансамбль уенчылары тарафыннан татар, мари, рус, хәтта ирланд көйләре дә яңгырады. Кашыклар белән заманча көйләрне дә башкардылар алар. Гайдайның танылган комедияләрендәге җырлардан тезмә дә бик матур килеп чыкты. Егетләрнең кашыклар ярдәмендә генә көй чыгаруларын зал тын калып тыңлады.

Юлия Мөхәммәтҗанова җитәкчелегендәге ансамбль егетләре дәртле биюләре белән дә шаккатырдылар. Сәнгать мәктәбенең хореография коллективы белән бергә башкарган “Калинка“ биюе көчле алкышларга күмелде.

  • Кашыкчылар булдырдылар. Мондый чыгышлар әзерләү бер еллык кына хезмәт таләп итми, – диде Кече Пурга районында сәнгать мәктәбендә эшләүче Зөлфия Шакирова коллегаларының уңышларына чын күңелдән сөенеп.
  • Сез сәхнә артында сынган кашыкларның күплеген күрсәгез әле... – диде елмаеп сәнгать мәктәбе директоры Ирина Сәйфуллина.

Бәйрәмдә Әгерҗедә яңа юнәлештәге “Кашыкчылар“ ансамбле оештырган һәм алар белән күптөрле бәйгеләрдә җиңү яулаган Юлия Александровна исеменә һәм аның шәкертләренә рәхмәт сүзләре күп яуды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев