Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сарсак-Омга лицеенда “Үсеш ноктасы“ үзәге эшли башлады

Яңа бурычлар куелды

Әлеге “Үсеш ноктасы“ – “Мәгариф“ илкүләм проектының “Заманча мәктәп“ федераль проекты кысаларында районда ачылган өченче үзәк. Узган ел Тирсә һәм Бима мәктәпләре укучылары шушы проект нигезендә матди-техник базасы заманча баетылган тормыш иминлеге нигезләре, информатика, технология, шахмат кабинетларында дәрестән тыш шөгыльләнә башлаганнар иде. Быел мондый бәхет Сарсак-Омга лицее укучыларына да елмайды.

Моның өчен лицейга федераль бюджеттан ремонт эшләренә бер миллион сумнан артык, җиһазларга 900 мең сум акча бүленеп бирелгән. Заманча ремонтланган кабинетларга җиһазлар тулысынча кайтып җитмәсә дә, педагоглар балалар белән түгәрәкләрдә шөгыльләнә башлаганнар инде. “Үсеш ноктасы“ның мөмкинлекләрен алар мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина, Сарсак-Омга авыл җирлеге башлыгы Тамара Николаева, әти-әниләргә дә күрсәттеләр. Информатика юнәлеше буенча “Высший пилотаж“ түгәрәгенә йөрүче югары сыйныф укучылары җитәкчеләре Анжела Панфилова ярдәмендә ноутбукларда 3D модельләштерү мохитендә анимация ясадылар. Кунакларны шахмат түгәрәгенә йөрүче 2 сыйныф укучыларының (җитәкчеләре – Галина Васильева) җаваплары һәм осталыклары да сокландырды. Әле өченче занятиедә генә катнашуларына карамастан, алар бу уен белән чын-чынлап мавыгырга өлгергәннәр инде. Яшь укытучы Эльвир Гыймазов алып бара торган тормыш иминлеге нигезләре түгәрәге дә укучыларда кызыксыну уяткан. Бу көнне алар манекен ярдәмендә йөрәк эшчәнлеге бозылганда беренче медицина ярдәме ничек күрсәтелергә тиешлеген аңлаттылар.

Яшүсмерләр безнең иң яраткан түгәрәк – ул технология (укытучы – Илзидә Нәбиуллина) дип юкка гына әйтмәгәннәр икән. Укучыларның тәүге иҗат җимешләре – робот техникасы ярдәмендә ясаган җил тегермәне дә әйләнә, этләре дә йөри. “Машина, төягеч һәм башка техниканы ясау да – хыялыбыз“, диделәр малайлар.

Әлегә лего-конструкторлар өч җыелма гына кайткан, киләчәктә база тагын да тулыланыр дип ышаналар.

Әлбәттә, эш дәвам итәчәк. Барлык җиһазлар кайтып беткәч лицей укучылары квадрокоптерлар ярдәмендә хәтта “кино“ да төшерерләр, башка могҗизалар да тудырырлар әле. Әнә, Бима мәктәбе укучылары чаңгы ярышларының старт, финиш өлешләрен, дистанцияне өч квадрокоптерда төшереп монтажлаганнар. Тирсә мәктәбе малай-кызларының да сәләтләре көннән-көн үсә икән. Бу турыда мәктәп директоры Лидия Кәримова сөйләде.

Шахмат түгәрәгенә йөрүчеләр күп булганлыктан, шахмат фигуралары җитми башлады. Ә укучыларыбыз аптырап тормадылар, 3D-принтердан аларны үзләре чыгардылар. Технология түгәрәгендә заманча җиһазлар ярдәмендә бик күп төрле сувенирлар, логотиплар, ачкычлар өчен брелоклар ясадылар, программалаштырылган әзер модельләр тәкъдим иттеләр, – дип сөйләде ул.

Әлеге мәктәп укучылары бу уку елында “Үсеш ноктасы“ проекты буенча 13 төрле түгәрәктә шөгыльләнәләр икән.

Әлбәттә, педагоглар үзләре дә өйрәнәләр. Алар Казан, Мәскәү, Түбән Новгородка кадәр курсларга бардылар, – ди Лидия Илдус кызы.
Беренче нәтиҗәләр күренә дә башлаган инде. Узган уку елында 3 сыйныф укучысы Әмирхан Салихов “КамАЗ-Бизи“ проекты белән “XXI гасырның яшь технигы“ Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында өченче урын алган.

Безнең максат – “Үсеш ноктасы“ проекты мөмкинлекләрен башка фәннәр буенча практикалар уздырганда да файдалану. Мәсәлән, география, биология дәресләрендә квадрокоптер ярдәмендә җирлек рельефы, үсемлекләр дөньясы һәм башкаларны өйрәнергә мөмкин. Тагын бер хыялыбыз – математика кабинеты өчен геометрик фигуралар, биология, химия, география кабинетларына тематик макетлар ясау, – диде ул.

Вәсилә Сафиуллина лицей коллективын тирсәлеләр үрнәгендә – түгәрәкләргә ата-аналарны, балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларны да җәлеп итәргә чакырды. – Кич белән мәктәпкә гаиләләр белән җыелып шахмат уйнау, бергәләп 3D-принтерда эшләнмәләр ясау – зур коллективны берләштерүче матур чара булыр, – диде ул.

Җитәкче шулай ук якын киләчәктә Сарсак-Омга лицее һәм Тирсә мәктәбе укучылары арасында шахмат буенча ярышлар уздырырга, алга таба якын-тирәдәге мәктәп укучыларын да әлеге түгәрәкләргә җәлеп итәргә дигән бурычлар куйды.

Укучы, кайда гына яшәвенә карамастан, бүгенге көн таләпләренә яраклы сыйфатлы белем алырга, сәләтен үстерергә, киләчәккә ныклы адым белән атларга хокуклы. Ә без – педагоглар бу юнәлештә аларның ярдәмчеләре булырга тиеш. Шуңа күрә үзебез дә һәрвакыт эзләнергә, башкаларның тәҗрибәсен өйрәнергә, белемнәрне арттырырга дигән максат белән эшләргә бурычлы, – диде.

Ә без Сарсак-Омга лицее, Тирсә һәм Бима мәктәпләре кебек үк, бик тиздән әлеге проект буенча үзенең эш нәтиҗәләрен күрсәтә башлаячагына ышанабыз. Чөнки лицей – заман белән бергә атлаучы педагоглар, тырыш укучыларны берләштерүче коллективларның берсе ул.

ххх

Әлеге көнне Сарсак-Омга лицее территориясендә “Үсеш ноктасы“ исемле аллеяга нигез салынды. Биредә җитәкчеләр, укытучылар коллективы һәм укучылар миләш үсентеләре утырттылар. Бу агачлар да, “Үсеш ноктасы“ проекты кысаларында белем һәм күнекмәләрен арттырып барачак, уңышлары белән макталачак укучылар кебек, тиздән мул җимешләре белән сөендерерләр әле.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев