Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тәрбиячеләр һәм әти-әниләр юл йөрү кагыйдәләре буенча осталыкларын күрсәттеләр

Әлеге чара 8нче балалар бакчасында узды. Педагоглар һәм әти-әниләр “Юл йөрү кагыйдәләре агитбригадасы“ конкурсында сыналдылар.

“Юл билгеләре“, “ПДДыщ“, “Юл-иҗат патруле“ һәм “STOP“ командалары “Визитка“, “Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр“ бәйгеләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Иң кызыклы бирем “Иҗади конкурс“ булды. Юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклауны үз эченә алырга тиеш булган әлеге бәйгедә катнашучылар әкият тә күрсәттеләр, биюләр дә башкардылар.

  • Иң мөһиме – безнең балалар һәм аларның сәламәтлеге. Аларны кече яшьтән үз үрнәгегездә юлда йөрү кагыйдәләренә өйрәтегез, – дип мөрәҗәгать итте “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ учреждениесе начальнигы Раушания Тимкина һәм һәр командага истәлек бүләкләре, Дипломнар тапшырды.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев