21 яшьлек егет сөйгән кызының борынын тешләп өзгән
Егет башта кызны йодрыклары белән тукмый
Бөек Британиядә бер егет сөйгән кызының борынын тешләп өзгән һәм битенә төкергән. Моның өчен аны дүрт ел ярымга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу турыда Metro басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.
21 яшьлек Аарон Чепмен берничә ай дәвамында сөйгән кызын интектереп тора. 2020 елның 30 сентябрендә Стоктон-он-Тисе кунакханәсендә егет кызның борынын тешләп өзә.
Прокурор Пол Руни сүзләренчә, егет башта кызны йодрыклары белән тукмый, кызның яңак сөяген сындыра.
«Аннары ул кызның кулын һәм бер бармагын тешли, кан ага башлый. Егет кызны җәзалавын дәвам итә, ул аның борынын тешли, аннары тешләп өзә һәм өзелгән кисәкне кызның битенә төкерә», — ди ул.
Урынга хокук саклаучылар килә. Егет алар белән дә сугыша башлый. Сорау алганда бу егет сөйгән кызы үзен-үзе җәрәхәтләде, ул стенага бәрелде, дип аңлата.
Чепменны 54 айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
Гарипләнгән кызга пластик операция ясаганнар, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев