Аю һөҗүм иткән ир-ат реанимациядә ята
Ир-атның тәнендә ертылган яралар күп
Башкортстанның Караидел районында 22 апрельдә бер ир-атка аю һөҗүм иткән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Якынча белешмә буенча, транспорт компаниясендә эшләүче ике ир-ат Нәһретдин авылына таба бара. Юлда алар аю очрата. Ир-атлар машинадан чыгып, кыргый ерткычны карамакчы була.
Бер мизгелдә аю ир-атлар янына килә. Ул бер ир-атка ташлана. Икенче ир-ат монтировка ярдәмендә, каты итеп кычкыра-кычкыра, ерткычны куып җибәрә.
Башкортстан буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, аю һөҗүм иткән ир-ат яраланган, аны Уфа хастаханәсенә китергәннәр.
«Пациент реанимациядә ята. Ул үз аңында. Хәле стабиль катлаулы дип бәяләнә», — дип сөйләгән Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Софья Алешина.
Ир-атның тәнендә ертылган яралар күп, балтыр сөяге сынган, диелә бу хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев