Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

«Бармаклары өзелеп беткән». Яшь кызны якларга маташкан егет үлә язган

Урынга ашыгыч ярдәм чакыралар

10 майда Самара шәһәрендә юлда ятучы егетне узып баручылар күреп ала. Ул машиналар йөри торган юлда ята, карап торышка исерек кебек була. Егет кулларын һәм аякларын бик авырлык белән генә селкетә, торып баса алмый, киемнәре пычранып беткән, кан таплары да була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Юлда ятучы кеше янына туктаган машинада егет белән кыз була. Алар ярдәм тәкъдим итә. Юлда ятучы кеше исә «миңа аттылар», дип әйтә.

«Ул канга баткан, күзләренә борычлы баллон сыеклыгы тулган, бармак фалангалары өзелеп чыккан диярлек, аяклары да хәрәкәтләнми», — дип сөйли шаһит кыз.

Урынга ашыгыч ярдәм чакыралар, егеткә ярдәм итәләр. 

«Мин тулай торактан чыктым, шунда бер кызга ир-атлар бәйләнеп маташа иде. Кыз ярдәмгә чакырды. Мин ир-атларны куып җибәрмәкче булдым. Алар миңа борычлы баллоннан сиптерде, аннары кыйнадылар. Мин алардан качып китәргә маташкан идем, артымнан аттылар», — дип сөйли егет.

Урынга полиция чакырганнар. Алар егет белән дә, аңа ярдәм итүчеләр белән дә сөйләшкән. Аннары егетне табиблар хастаханәгә алып киткән. Хәзер тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Фото: социаль челтәрләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев