Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Әгерҗедә 2000 сум отарга теләгән хатын-кыз 21 000 сум акчасыннан "колак каккан"

Бушлай сыр тычкан тозагында гына

29 сентябрьдә Әгерҗедә яшь кенә хатын-кыз мошенникларның хәйлә-мәкер тозагына капан, дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге юрисконсульты Валентина Долженкова. «Вконтакте» социаль челтәрендә аңа туган көне уңаеннан барыбызга да билгеле бер банкның үз клиентларына 2 мең сум акча күчерүе турында смс килә. Күрсәтелгән сылтама буенча узып, әлеге хатын-кыз анкета тутыра һәм үз банк картасының мәгълүматларын җибәреп, код юллый. Менә шуннан соң башлана да инде... Мошенниклар аның счетындагы барлык акчаларын (21000 сум акчасын) урлый, алай гына түгел «Вконтакте» бите шунда ук блокировкалана.

Бу хәл барыбызны да тагын бер кат кырыгалдарларның схемаларына ышанмаска, беркемгә дә үз картагыз мәгълүматларын бирмәскә дип искәртә. 

Әгерҗе районы гражданнары өчен тагын бер мөһим мәгълүмат! Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге районыбызда "маска" режимы бетерелмәвен, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексының 20.6.1 статьясында каралган хокук бозуларны кисәтү һәм ачыклау буенча рейдлар үткәреләчәген хәбәр итә. Битлек киеп йөрегез, кулларыгызны юыгыз һәм дезинфекцияләгез, сәламәт булыгыз!

Фото: https://pixabay.com/ru/photos/%D1%8F%D1%80%D0%BE%D1%81%D1%82%D0%B8-%D1%80%D0%B0%D1%81%D1%81%D1%82%D1%80%D0%BE%D0%B9%D1%81%D1%82%D0%B2%D0%BE-%D0%BB%D0%B8%D1%86%D0%B0-%D0%B6%D0%B5%D0%BD%D1%89%D0%B8%D0%BD%D0%B0-2514031/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев