Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Әгерҗедә яшәүчеләр мошенниклар кармагына эләккән

Әлеге очраклар буенча җинаять эше кузгатылды

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенә дүрт көн аерма белән мошенниклыкның ике бертөрле очрагы буенча ике мөрәҗәгать керде. 

Кырыгалдарлар социаль челтәрләрдәге товар, җиһаз алу-сату буенча Әгерҗе төркемнәрендә катнашучыларның ышанычыннан файдаланганнар. 

Алдау схемасы түбәндәгечә: сатып алучы сатучыга шалтыратып, товарны (мәсәлән, тумбочка, өстәл) алырга әзер икәнлеген әйтә. Акча күчерү өчен карта номерын сорый. Сатучы әйткәннән соң, клиентка карта коды кирәклеге турында СМС-хәбәр килә. “Сатып алучы“ янә шалтыратып, кодны сорый. Бернидән шикләнмәгән сатучы өч санлы әлеге кодны әйтә... һәм мизгел эчендә картадагы акчадан “җилләр исә“.

Мошенниклыкның әлеге очраклары буенча җинаять эше кузгатылды. 

Ә без янә бер кат сезне кисәтәбез, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Сак булыгыз, таныш булмаган кешеләргә карта номерыгызны әйтмәгез! 

Валентина ДОЛЖЕНКОВА,
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге юрисконсульты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев