Әгерҗедә - зур янгын
Бер сәгать эчендә сүндерәләр
Кичә янгын частенә Әгерҗедә элеккеге совхоз территориясе артында коры үлән януы турында хәбәр килә. Ике гектарга якын үләнгә ут каба.
Хәлне коры һәм җилле һава торышы да катлауландыра. Күрше Кече Пургадан да янгын сүндерүчеләр килә. Шулай ук якын-тирә йортларда яшәүчеләр дә зур ярдәм күрсәтә.
– Мондый янгыннарны булдырмас өчен милекчеләргә участокларны тиешле тәртиптә тоту, үләнне вакытында чабуларын үтенәм, – дип мөрәҗәгать итә бүлек башлыгы Айрат Шәйдуллин.
Янгын бер сәгать эчендә сүндерелгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгын сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.
- Эсселек көннең төп темасы булып кала. Шуңа күрә, хөрмәтле район халкы, аеруча уяу булыгыз! Иң кечкенә хата да фаҗига китерергә мөмкин, – ди Айрат Шәйдуллин.
Фото: социаль челтәрләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев