Казанда ЧП: 5 кешене коткардылар, урында оператив хезмәтләр эшли
Фатир хуҗасы тоткарланган
Казанның Батыршин урамындагы торак йортта янәдән янгын чыккан. Йорт тәрәзәләреннән төтен чыга, ә анда яшәүчеләрне урамга чыгаралар. Фаҗига урынына янгын сүндерүчеләр килеп җиткән инде.
Бүген көндез әлеге күп фатирлы йортта янгын булган иде. Биредә янгын сүндерүчеләр биш кешене коткарды.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, янгын бер фатирда тентү вакытында башланган. Фатир хуҗасында дары, патроннар һәм башка шартлаткыч матдәләр табылган. Бер мизгелдә әлеге ул матдәләр янып киткән, утны тиз арада сүндергәннәр.
Фатир хуҗасы тоткарланган, хәзерге вакытта урында оператив хезмәт эшли. Һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.
Билгеле булганча, тоткарланган кешегә 49 яшь һәм ул дары заводында эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев