Хастаханәдә балаларга биргән боткада тычкан койрыгы табылган
"Бер кашык каптым, аннары икенче кашыкны ала башлагач, шушыны күреп алдым».."
Екатеринбург шәһәрендә балаларны дәвалый торган хастаханәдә пациентларга бирелгән боткада тычкан койрыгы табылган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Балалар хастаханәсе администрациясе Роспотребнадзорга шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Шикаятьтә туклану белән тәэмин итә торган оешмага дәгъва белдерелә.
Свердловск өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, боткада тычкан койрыгын авырулар тапкан.
«Туклану белән тәэмин итә торган оешмага карата дәгъва белдерелде һәм Роспотребнадзорга шикаять язылды», — дип аңлатканнар ведомствода.
Екатеринбург.Онлайн белешмәсе буенча, әлеге вакыйга 15 нче хастаханәдә булган. Анастасия исемле хатын ике баласы белән йогышлы авырулар бүлегендә яткан. Алар берничә көн буенча хастаханәдәге ризыкны гына ашап торган. Якшәмбе көнне китерелгән боткада тычкан койрыгы килеп чыккан.
«Без инфекцион бүлектә өч көн тордык, бу көннәрдә балаларга шундагы ризыкны гына ашаттым. Мин үзем хастаханәдә авырый башладым. Ротавирус иде, көн буе ашамадым, кич белән ботка китерделәр. Бер кашык каптым, аннары икенче кашыкны ала башлагач, шушыны күреп алдым. Хәлем китте. Боткада тулы бер тычкан койрыгы иде», — ди ул.
Анастасия шәфкать туташына мөрәҗәгать итә. Ул да шакката, тәлинкәне бүлек мөдиренә алып китәләр. Анастасия исә әйберләрен җыя да, хастаханәдә ятудан баш тартып, клиникадан кайтып китә.
«Бу бүлектә бик кечкенә балалар ята, аларга шуны ашаталар. Хастаханәдә әйтүләренчә, алар ризыкны үзләре әзерләми, бу ботканы экспертизага җибәрәчәкләр. Мин бу хәбәр тиешле инстанциягә барып җитүдә, тикшерү булуда шикләнәм инде», — ди бу хатын.
Чыганак: Интертат
Фото: https://www.e1.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев