Мич морҗасы җимерелгәч, дүрт бала имгәнгән, үсмер кызның куллары һәм бите пешкән
Фаҗига вакытында балаларның әти-әнисе эштә була
16 апрельдә кичке якта Красноярск өлкәсенең Кибетень авылында шәхси йортта мич морҗасы җимерелгән. Бу вакытта өйдә булган дүрт бала имгәнгән, аларның берсен хастаханәгә озатканнар. ТАСС агентлыгы экстрен хезмәтләрдәге чыганагына сылтама белән шул хакта хәбәр итте.
Өч баланы табиблар караган һәм амбулаториядә дәваларга дип карар кылганнар. 15 яшьлек кыз баланы исә хастаханәгә салырга туры килгән. Аның куллары һәм бите пешкән.
Агентлык белешмәсе буенча, имгәнгән балалар яши торган гаилә яхшылардан санала.
Фаҗига вакытында балаларның әти-әнисе эштә була.
Морҗа шартлау сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев