Өстенә футбол капкасы ауган кыз бала авыр хәлдә
Татарстанда көчле җил котыра
Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, Кукмара районы Янсыбы авылында фаҗига килеп чыккан. Клуб артындагы спорт мәйданчыгында уйнаганда 2011 елгы кыз бала өстенә футбол капкасы ауган. Баланың башы һәм умыртка баганасына зыян килеп, район хастаханәсенә озатылган.
Район прокуроры Антон Чураков фаҗига килеп чыккан урынга барган, Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев